Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары кабат радарлар белән эшли башлады

Мобиль радарлар белән эшләүне туктатканнан соң тизлекне арттыру аркасында һәлакәтләр саны өч тапкырга арткан. Радарлар, ягъни тизлекне мобиль билгеләгечләр белән эшнең яңартылуын хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ хезмәте. Исегезгә төшерәбез, дәүләт автоинспекторлары быел июль аенда юлларда тәртип бозуларны ачыклауда фото һәм видеофиксацияләр куллануны туктаткан иделәр. Шушы...

Мобиль радарлар белән эшләүне туктатканнан соң тизлекне арттыру аркасында һәлакәтләр саны өч тапкырга арткан.
Радарлар, ягъни тизлекне мобиль билгеләгечләр белән эшнең яңартылуын хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт автоинспекторлары быел июль аенда юлларда тәртип бозуларны ачыклауда фото һәм видеофиксацияләр куллануны туктаткан иделәр.

Шушы вакыт эчендә, һәлакәтләр буенча анализлар күрсәткәнчә, тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре 2 тапкырга, үлүчеләр саны 3 тапкырга, зыян күрүчеләр 4 кешегә арткан, дип әйтелә хәбәрдә. Шунлыктан, скоростемерлар белән эш яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев