Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәр томан булу сәбәпле юлларда сак булырга чакыра

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бу көннәрдә куе томан төшүе көтелә. Томан вакытында автомобиль юлларында күз күреме кими. Юлларда игътибарлырак булсак иде, дип кисәтә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе. Руль артына утырып олы юлга чыгу максаты артык мөһим булмаганда машина...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бу көннәрдә куе томан төшүе көтелә. Томан вакытында автомобиль юлларында күз күреме кими. Юлларда игътибарлырак булсак иде, дип кисәтә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе.

Руль артына утырып олы юлга чыгу максаты артык мөһим булмаганда машина йөртүчеләрдән томан вакытында руль артына утыруны кичектереп тору сорала, диелә дәүләт инспекциясе мөрәҗәгатендә. Әгәр хәл кичектергесез икән, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш ителә. Шоферлар томан вакытында кулланыла торган саклык чараларын үтәргә тиеш. Маневрлар ясаганда артык сак булырга кирәк. Томан вакытында үз юлыңнан тайпылырга ярамый, алдагы машинаны узып китү теләге белән каршыга килә торган машиналар юлына чыгу катгый тыела. Шофер һәм пассажирлар куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булырга тиеш. 12 яшькә кадәр булган балалар барытик эләктереп куела торган махсус утыргычта бара.

Томан җәяүлеләр өчен дә куркыныч тудыра. Җәяүлеләр юл аша чыгу кагыйдәләрен төгәл үтәп кенә калмыйча, яктылыкны кире кайтара торган элементлар куелган киемнәрдә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев