Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Җәяүлеләрдән яктылык сирпелергә тиеш

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәяүлеләрне таптату аркасында, ел саен юлларда меңнәрчә кешеләр һәлак була. Шуңа күрә Хөкүмәт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертте: җәяүле гражданнарны фаҗигадән саклап калу өчен, аларның киемнәрендә "фликер" дип аталучы яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. ЮХИДИ бүлеге начальнигы - полиция капитаны Раил Әминовтан бу яңалык турында сөйләвен үтендек....

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәяүлеләрне таптату аркасында, ел саен юлларда меңнәрчә кешеләр һәлак була. Шуңа күрә Хөкүмәт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертте: җәяүле гражданнарны фаҗигадән саклап калу өчен, аларның киемнәрендә "фликер" дип аталучы яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. ЮХИДИ бүлеге начальнигы - полиция капитаны Раил Әминовтан бу яңалык турында сөйләвен үтендек.

- Гражданнарның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булу нигә кирәк?

- Урамнар һәм трассаларның җитәрлек яктыртылмавы, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, җәяүлеләрнең киемнәре күзгә ташланып тормау - болар барысы бергә кайгылы нәтиҗәләргә китерә. Юкса аларны булдырмый калырга да мөмкин бит. Җәяүлеләрнең юлда травма алу куркынычы көз-кыш айлары җиткәч арта. Бу чорда үзең һәм балаң өчен куркынычсызлыкның өстәмә чаралары турында кайгырту зарур. Монда киемнәрнең, тө-гәлрәге, аның төсенең роле шактый зур.

Юл аркылы чыга торган кешенең күренеп торырлык булуы бик әһәмиятле, чөнки бәрдерүләр күп очракта җәяүлеләрнең нәкъ менә ерактан ук күренмәве аркасында килеп чыга. Мондый хәлләр шәһәрләрнең начар яктыртылучы урамнарында еш була. Күзгә күренмәс җәяүленең гамәлләре аркасында транспортның үзара бәрелешү яки автомобильләрнең төрле киртәләргә барып керү очраклары да күп.

- Яктылык кайтаргыч элементларны аерым сатып алырга кирәкме, әллә заман таләбен исәпкә алып, җитештерүчеләр аларны киемгә тегеп үк чыгарачакмы?

- Кием җитештерүчеләрнең күбесе яктылык кайтаргыч элементлардан файдалана да инде. Әйтик, курткаларга шундый рәсемнәр, буй-буй сызыклар куялар. Үзеңә һәм сабыеңа кием сатып алганда, нәкъ менә шундый модельләргә өстенлек бирергә кирәк.
Махсус кием булмаса, яктылык кайтаргыч элементларның бүтән төрлеләре дә бар. Фликерларны сумкага, курткага яки башка әйбергә беркетеп куярга була. Чана, коляска, велосипедларга да шундый ук иминлек элементларын куярга кирәк.

- Фликерның нәрсә икәнен аңлатыгыз әле.

- Фликер - яктылыкны кире кайтаручы әйбер. Ул юлдагы җәяүлене яисә баланы коткарып кала ала. Яктылык җитәрлек булмаган шартларда күренеп торуны тәэмин итеп, яктылык кайтаргыч транспорт йөри торган юлда үзеңне күрсәтүнең бердәнбер ысулы, дияргә дә мөмкин. Фликерны үзең белән йөртү тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең тапталу куркынычын 6-8 тапкыр киметә! Фараларның якын уты белән хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаргыч элементы булган җәяүлене шоферлар 130-140 метр ераклыктан ук күреп ала, ә ансыз - 25-40 метрдан гына.

Тормыш шуны күрсәтә: өлкәннәрнең кайберләре үз иминлекләрен һәм балаларның иминлекләрен кайгыртмый. Яктылык кайтаргыч әйберләрнең булуын барысы да диярлек белеп тора, ләкин юлда андый элементларны үзе белән йөртми. Өстәвенә, сатып алырга җыенмый да. Юкка.

- Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнән йөрү мәҗбүриме, әллә әлегә киңәш кенә ителәме?

- Хәзерге вакытта закон юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаргычлар куллануны киңәш кенә итә. Кызганыч ки, бездә, гадәт буенча, киңәшләрне санга сукмыйлар. Дәүләт автоинспекциясе һәм ЮХИ фонды хезмәткәрләре, ел саен, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында йөзләрчә фликерлар һәм яктылык кайтаргыч беләзекләр тарата. Җаваплылык тоючы ата-аналар, яктылык җитәрлек булмаганда юлда бала ерактан күренеп торсын өчен, фликерны баланың киеменә шунда ук беркетеп куя.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Бу мәкаләне укыгач, кулдагы яктылык кайтаргыч беләзекнең, баш киеменә яки курткага ябыштырылган рәсем (наклейка), биштәрдәге брелокның, әһәмиятсез вак-төяк кенә булып тоелса да, туганнарын һәм якын кешеләрен бәладән йолып калырга ярдәм итүен газета укучыларыбыз аңлар, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев