Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Җәяүле һәлак булды

Зур-зур штрафлар да, машина йөртү хокукыннан озак вакытка мәхрүм ителү ихтималы да транспорт чаралары хуҗаларын исерек килеш рульгә утырудан тыеп кала алмый. Салмыш йөртүчеләрне ачыклау өчен, юл-патруль хезмәте инспекторлары даими рәвештә рейдлар уздырып тора һәм андыйларны җаваплылыкка тарталар. Ләкин машина ияләренең барысы да проблеманың җитдилеген һәм алар гаебе белән очраклы...

Зур-зур штрафлар да, машина йөртү хокукыннан озак вакытка мәхрүм ителү ихтималы да транспорт чаралары хуҗаларын исерек килеш рульгә утырудан тыеп кала алмый.

Салмыш йөртүчеләрне ачыклау өчен, юл-патруль хезмәте инспекторлары даими рәвештә рейдлар уздырып тора һәм андыйларны җаваплылыкка тарталар. Ләкин машина ияләренең барысы да проблеманың җитдилеген һәм алар гаебе белән очраклы кешеләр һәлак булу куркынычын аңлап бетерми шул.

22 нче июль көнне Биектау авылында булган чираттагы фаҗигадә дә исерек шофер гаепле. Көпә-көндез, «ВАЗ-21150» автомобиле хуҗасы, исерек хәлдә транспорт чарасына идарә итеп, светофорда кызыл ут янганда, юл чатына килеп чыга һәм хатын-кызны бәрдерә. Әлеге хатын-кыз, светофорда үзенә яшел ут янудан файдаланып, җәяүлеләр сукмагы «зебрадан» юл аркылы чыга торган була.

Фаҗига урынына килеп җиткән «ашыгыч ярдәм» бригадасы җәяүленең үлгән булуын раслый.

Медицина тикшерүе үткәргәннән соң, җәяүлене бәрдергән вакытта «ВАЗ-21150» автомобилен йөртүченең канында 1,05 мг/л алкоголь булганлыгы ачыклана. Аның шул халәттә автомобильгә идарә итә алуы гаҗәп. Быел гына да бу кеше административ җаваплылыкка ике тапкыр тартылган булган инде: укып булмаслык номеры өчен һәм тизлекне арттырганы өчен.

Бу һәлакәт буенча хәзер тикшерү бара.

23 июльдә төнге икенче яртыда Казан ягыннан «ВАЗ-21093» автомобиле килә. Төнлә юлда машиналар аз булу аны җилдән җитез барырга этәргән, күрәсең. Нәти-җәдә ул, куркынычсыз дистанцияне саклый алмыйча, юл төзекләндерү белән шөгыльләнүче кешене таптата. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, машинаның алгы тәрә-зәсе коелып төшә, капоты һәм түбәсе яньчелә. Зыян күрүче берничек тә исән кала алмый, әл-бәттә. Ә «ВАЗ-21093» автомобиле хуҗасы, кылган гамәленнән коты алынып, һәлакәт урыныннан качып китә. Хәзер аны эзлиләр, юл-патруль хезмәте инспекторлары фаҗиганең бөтен шартларын тикшерә. Йөртүче гаебенең ни дәрәҗәдә зур булуы тикшерү беткәч ачыкланыр.

Фото http://app.taxifm.ru/news/1301.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев