Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Тимер юл аша чыкканда сак булыгыз

Тимер юл аркылы чыгу урыннары бик куркыныч: моны руль артына утырган һәркем белергә тиеш. 2011 нче елда Россия Федерациясендә тимер юл аша чыгу урыннарында 228 юл-транспорт фаҗигасендә 49 кеше һәлак булды, 191 кеше яраланды. Татарстанда тимер юл аша чыгу урыннары 220 дән күбрәк. 2011 нче елда тимер юлдагы хәрәкәттәге состав...

Тимер юл аркылы чыгу урыннары бик куркыныч: моны руль артына утырган һәркем белергә тиеш.
2011 нче елда Россия Федерациясендә тимер юл аша чыгу урыннарында 228 юл-транспорт фаҗигасендә 49 кеше һәлак булды, 191 кеше яраланды.
Татарстанда тимер юл аша чыгу урыннары 220 дән күбрәк. 2011 нче елда тимер юлдагы хәрәкәттәге состав ике тапкыр автотранспортны бәрдерде, нәтиҗәдә өч кеше зыян күрде (2010 елда ике очрак - бер кеше һәлак булды, дүрт кеше зыян күрде). Агымдагы елда мондый юл-транспорт һәлакәтләре дүртәү булды, нәтиҗәдә бер кеше үлде, өч кеше имгәнде. Барлык очракларда да шоферлар гаепле.
2012 нче елның 20 нче мартында Буа районының Черки Кильдуразы авылында шлагбаумсыз тимер юл аша чыгу урынында трактор йөртүче (1965 нче елгы), юл хәрәкәте кагыйдәләренең 15.3. пункты таләпләрен бозып, светофорда тыюлы сигнал януга карамастан, тимер юлга керә һәм анда маневрлар ясаучы поезд белән бәрелешә. Трактор йөртүче фаҗига урынында һәлак була.
Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: тимер юл аша хәрәкәт итү Россия Федерациясендәге юл хәрәкәте кагыйдәләренең 15 нче бүлеге нигезендә тәртипкә салына.
Тимер юл аша чыгу кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык РФ Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексның 12.10 статьясында күздә тотылган. Тимер юлны махсус җиһазланган урын булмаган җирдән, шлагбаум ябык вакытта яки ябыла башлаганда, яисә светофорда тыюлы сигнал янганда, яки дежур торучы тыюлы сигнал биргәндә чыккан, шулай ук тимер юл аша чыгу урынында тукталган өчен биш йөз сум административ штраф яки өч айдан алты айга кадәрле срокка транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итү күздә тотылган. Мондый административ хокук бозу кабатланса, транспорт чарасына идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итү каралган.
2011 нче елда тимер юл аша чыгу кагыйдәләрен бозган өчен мең ярымнан күбрәк, агымдагы елда ике йөздән күбрәк шофер административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе тимер юл аша чыкканда шоферларны бик игътибарлы булырга һәм тормышларын куркыныч астына куймаска өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев