Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Штрафны вакытында түләвең хәерлерәк

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм юлларда хәвефле хәлләр китереп чыгарган өчен руль артында утыручыларга административ җәза - акчалата штрафлар күздә тотыла. Әмма кайберәүләр аларны түләргә атлыгып тормыйлар, әлеге җәзадан барыбер котылып калып булмаячагын онытып, квитанцияләрне туплый бирәләр. БЕЛЕШМӘ Түләмәүчеләргә - икеләтә штраф, әмма ул бер мең сумнан да ким булмаска...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм юлларда хәвефле хәлләр китереп чыгарган өчен руль артында утыручыларга административ җәза - акчалата штрафлар күздә тотыла. Әмма кайберәүләр аларны түләргә атлыгып тормыйлар, әлеге җәзадан барыбер котылып калып булмаячагын онытып, квитанцияләрне туплый бирәләр.

БЕЛЕШМӘ

Түләмәүчеләргә - икеләтә штраф, әмма ул бер мең сумнан да ким булмаска тиеш, яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест салу, я булмаса 50 сәгатьлек мәҗбүри эшләр күздә тотылган. Шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен язылган штраф та түләнергә тиеш.

- Намуссыз шоферларга карата кырыс административ чаралар кулланырга мәҗбүр булабыз, - дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципалитетара бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Раил Әминов. - Агымдагы ел башыннан штрафларын түләмәүчеләргә карата РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 статьясы буенча 113 материал әзерләнде һәм судка җибәрелде. Шулардан 17 кешегә карата административ арест салынды, калганнарына штрафлар язылды.

Кагыйдә бозу беркайчан да җиңел генә узмый, ул һәрчак фаҗига белән тәмамлана. Руль артында утыручыларга юл һәм һава шартларына туры килә торган куркынычсыз тизлекне сайларга, каршыга килүче машиналар алдына чыгу белән бәйле хәтәр маневрлар ясамаска кирәк. Һава торышында көйсезлекләр кабатланып кына тора, шунлыктан юлда бик игътибарлы булу зарур.
***
Биектау районының Биектау авылы, Молодежная урамындагы 35а йортта йөк машиналары һәм аларның таккычларын теркәү һәм яңадан теркәү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев