Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Шоферлар әзерләү тагын да яхшырачак

Усад училищесында үзебезнең уку йорты акчасына җиңел машиналарда йөрергә өй-рәтү өчен мәйданчык ясалды. Мондый эшнең максаты - "В" категорияле (җиңел автомобильләр) транспорт чаралары шоферларын әзерләүнең сыйфатын яхшырту. Юл хәрәкәтен көйләү чараларыннан дүрт светофор куелды. Алар автомат режимда һәм маневр ясаганда производство мастеры билгеләгән режимда эшлиләр. Машина йөртү мәйданчыкларына карата куелган...

Усад училищесында үзебезнең уку йорты акчасына җиңел машиналарда йөрергә өй-рәтү өчен мәйданчык ясалды. Мондый эшнең максаты - "В" категорияле (җиңел автомобильләр) транспорт чаралары шоферларын әзерләүнең сыйфатын яхшырту.

Юл хәрәкәтен көйләү чараларыннан дүрт светофор куелды. Алар автомат режимда һәм маневр ясаганда производство мастеры билгеләгән режимда эшлиләр.
Машина йөртү мәйданчыкларына карата куелган таләпләр нигезендә юл билгеләре куелды, булачак шоферлар шунда җәяүлеләр кичүендә аларга юл бирергә өйрә-нәләр. Шәһәрдә дә, безнең районда да машиналар агымы бик зур булган хәзерге заманда бу гаять мөһим, аеруча Биектау авылындагы сәүдә-күңел ачу комплексы янындагы борылышта һәм Каменка разъездында.
"Змейка", "бокс", "параллель парковка", "разгон-торможение" дигән элементлар яңадан җиһазланды, чикләгеч конуслар куелды. "Эстакада" элементы камилләштерелде, курсантлар анда югарырак урынга күтәрелгәндә һәм төшкәндә автомобильгә идарә итәргә өйрәнәләр.
Тимер юл аша чыгу урыны җиһазланды, монысы район шоферлары өчен бигрәк тә мөһим. Район территориясе аша тимер юл узганга, тимер юл кичүләренең шлагбаумлысы да, шлагбаум куелмаганнары да бар.
Укыту кабинетларын җиһазлауга карата та-ләпләр үзгәрүгә бәйле рәвештә училище җитеп бетмәгән укыту-күргәзмә әсбаплар - стендлар, плакатлар, өйрәнү фильмнары алды.
Хәзерге вакытта училище гаризасы буенча производство мастерлары яңа таләпләр буенча Казанда махсус курсларда укыйлар.
Училищеда булачак шоферлар һәрвакытта да югары сыйфат белән укытылды. Җиңел автомобильләр йөртү өчен яңа ябык мәйданчык җиһазланганнан соң безнең уку йортын тәмамлаучылар юлларда үзләрен тагын да ышанычлырак тотарлар, дип ышанабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X