Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Сак булыгыз: алдакчылар!

Төрле юллар белән халыкны, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне алдау, талау очраклары ешая. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Дәүләт автоинспекциясе "Сезнең туганыгыз (улыгыз) юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты, хәзер аңа "ярдәм" кирәк булачак", - дип, алдау юлы белән гражданнардан акча алуга юнәлтелгән мошенниклык очраклары ешаеп китүе турында кисәтә. Мошенниклар булачак корбаннарына (гадәттә...

Төрле юллар белән халыкны, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне алдау, талау очраклары ешая.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Дәүләт автоинспекциясе "Сезнең туганыгыз (улыгыз) юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты, хәзер аңа "ярдәм" кирәк булачак", - дип, алдау юлы белән гражданнардан акча алуга юнәлтелгән мошенниклык очраклары ешаеп китүе турында кисәтә.

Мошенниклар булачак корбаннарына (гадәттә ул өлкән яшьтәге кеше була) шалтыратып, үз-ләре белән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дип таныштыралар. Тиз ышанучан кешеләргә килеп туган "хәлне" акча ярдәмендә җайга салып була, мондый очракта аларның туганына юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен җавап бирергә туры килмәячәк, дип аңлаталар. Алар кая һәм кайчан, күпме акча алып килергә, аны кемгә тапшырырга кирәклеген дә әйтәләр. Акчаны биреп кайтканнан соң күпмедер вакыт узгач, бернинди юл-транспорт һәлакәтенең булмавы, ә акчаның мошенниклар кулына эләгүе ачыклана.

2012 нче елның 26 гыйнварында Казанда билгесез берәү, кәрәзле телефоннан 1959 нчы елгы ханымның өй телефонына шалтыратып, үзе белән полиция хезмәткәре дип таныштыра һәм, юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан улына ярдәм итү сылтавы белән 10500 сум акчага хуҗа була, бу акчаны зыян күрүче түләү терминалы аша күрсәтелгән абонент номерына күчерә.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Дәүләт автоинспекциясе республика халкын сизгер булырга һәм телефоннан таныш түгел кешеләр белән сөйләшкәндә югалып калмаска чакыра. Телефоннан әйтелгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Мәгълүматта телгә алынган туганнар яки шалтыратучы атаган оешма белән элемтәгә керергә. Мондый шалтыратулар булганда шунда ук тору урыны буенча полиция органына яки «02» телефоны буенча шалтырату мө-һим.

Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы, административ хокук тәртибе бозып, юл-транспорт фаҗигасе китереп чыгарган очракта полиция хезмәткәрләренең мәгълүм тәртиптә эш итүе турында да белеп тору кирәк.

Тәртип бозуы белән шофер үзе килешкән очракта һәм моның өчен административ штраф күздә тотылган булса, шоферга карата административ хокук тәртибе бозу турындагы эш буенча карар чыгарыла.

Риза булмаганда яки гамәлдәге законда мондый тәртип бозган өчен шоферлык хокукыннан мәхрүм итү күздә тотылган булса, административ хокук тәртибе бозу турында протокол төзелә һәм административ тикшерү билгеләнә.

Административ штраф штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән соң утыз көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Аны ТР Хөкүмәтенең электрон терминаллары (инфоматлар) аша да, финанс-кредит учреждениеләрендә дә түләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев