Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Руль артына эчеп утыру – бушлыкка илтүче юл

Кышкы юл аеруча мәкерле. Кар явып, юл өслегендәге бозны каплый, ә бу исә көтел-мәгән хәлләр китереп чыгара. Кайбер шоферлар исерткеч эчемлекләр белән җылынып алырга ярата, монысы бигрәк тә куркыныч. 1 февральдә Каменкада булган һәлакәт үзеңнең һәм янәшәңдәге кешеләрнең тормышына карата ваемсыз мөнәсәбәттә булуның аермачык мисалы. Олы Әтнә ягына баручы Ч....

Кышкы юл аеруча мәкерле. Кар явып, юл өслегендәге бозны каплый, ә бу исә көтел-мәгән хәлләр китереп чыгара.

Кайбер шоферлар исерткеч эчемлекләр белән җылынып алырга ярата, монысы бигрәк тә куркыныч. 1 февральдә Каменкада булган һәлакәт үзеңнең һәм янәшәңдәге кешеләрнең тормышына карата ваемсыз мөнәсәбәттә булуның аермачык мисалы.

Олы Әтнә ягына баручы Ч. тизлекне киметергә кирәклек турында уйламаган, күрәсең. Руль артында утыручы югары тизлектә баручы машинаны бозлы юлда борып өлгерә алмый һәм юл читендәге агачка килеп бәрелә. ЮХИДИ бүлегенең бу урынга килеп җиткән юл-патрульлек хезмәте инспекторлары Раил Әминов белән Илфар Әхмәдуллин "ашыгыч ярдәм" чакырталар һәм юл-транспорт фаҗигасе турында протокол төзи-ләр. Уздырылган тикшерү Ч.ның машинасына шактый салып утыруын күр-сәтә. Шоферның күкрәк читлеге нык имгәнә, шулай ук куллары тырнала. Ә менә пассажирның хәле авыррак - куркынычсызлык каешы эләктерелгән булуга карамастан, баш мие селкенә, борыны, умыртка сөяге сына һәм аны ашыгыч рәвештә Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсенә озаталар.

Ел башыннан безнең районда барлыгы алты юл-транспорт һәлакәте булды, анда тугыз кеше төрле дәрәҗәдә имгәнде. Аварияләрнең сәбәбе - шоферларның юл хәрә-кәте кагыйдәләрен тупас бозуы: һава торышы белән бәйле катлаулы шартларда тизлекне арттыру һәм җәяүлеләрнең юлны дөрес чыкмавы.

Элеккечә үк күп шоферлар юлга «салып» чыгалар һәм аварияләргә юлыгалар. Ни кызганыч, күрелә торган чаралар - штрафлар, шоферлык хокукыннан мәхрүм итүләр тиешле нәтиҗә бирми. Бәлки кемнеңдер фаҗигасе икенче берәүгә сабак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев