Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Нәни җәяүлеләргә юлларда куркыныч янамасын

Шушы көннәрдә район Советы башкарма комитетында район үзәгендә һәм Биектау авылында урнашкан үзәк мәктәпләр, мәк-тәпкәчә балалар учреждениеләре җитәкчеләре катнашында юл хәрә-кәте куркынычсызлыгы буенча киңәшмә булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов алып барды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турындагы мәгълүмат белән ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция капитаны Раил Әминов чыгыш ясады....

Шушы көннәрдә район Советы башкарма комитетында район үзәгендә һәм Биектау авылында урнашкан үзәк мәктәпләр, мәк-тәпкәчә балалар учреждениеләре җитәкчеләре катнашында юл хәрә-кәте куркынычсызлыгы буенча киңәшмә булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов алып барды.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турындагы мәгълүмат белән ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция капитаны Раил Әминов чыгыш ясады.

- Агымдагы елда җәяү-леләр хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала, - дип билгеләп үтте Раил Рәфыйк улы. - 2014 нче елда тормышка ашырылган чаралар нәтиҗәсендә җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре санын киметә алдык. Әмма бу контрольлек итү-күзәтү бурычларын үтәүне йомшартырга мөмкин дигән сүз түгел. Җәяүлеләргә йөрү өчен, бигрәк тә белем бирү оешмалары янындагы юлларда, уңай шартлар тудырудагы проблемалы мәсьәләләрне хәл итү өчен юллар һәм алардан файдаланучы юл оешмалары хуҗаларын җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарда юл хәрәкәтен оештыруны камилләштерүгә мәҗбүр итүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар кирәк. Беренче чиратта әлеге чаралар юл аша чыгу урыннарын саргылт-яшел флуоресцент төстәге элмә такталарга юл билгеләре кую, 1.14.1 ("зебра") юл разметкасы ясау, юлның кайбер урыннарын бие-гәйтеп кую, җәяүлеләргә чикләгечләр кую, шулай ук турыдан һәм яннан карау буенча нормада күздә тотылган араларны тәэмин итү белән бәйле булырга тиеш.

Киңәшмәдә мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Нәфис Миңнебаев чыгыш ясадылар. Алар балаларны һәм укучыларны йөрткәндә транспортның куркынычсыз хәрәкәт итүе өчен нинди чаралар күрелүе турында сөйләделәр.

ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция капитаны Раил Әминов 1 октябрьгә кадәр җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарны һәм Биектауның 1, 2, 3 нче мәктәпләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре янында, шулай ук район элемтә бүлеге, район суды һәм җәмәгать судьялары биналары чатындагы юл билгеләрен яңартырга кирәклеген билгеләп үтте. Башкарма комитет җитәкчесе И.Мөхлисов, ки-ңәшмәгә йомгак ясап, күрелгән чаралар район юлларында балаларның имин йөрүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирер, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев