Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Әнә килә автомобиль...

Балаларның юл-транспорт травматизмы - хәзерге замандагы илне автомобильләштерү бәласе. Ел саен Татарстан юлларында балалар һәм үсмерләр катнашында дистә меңләп юл транспорт һәлакәте була. Әлеге проблема авыл балаларына да кагыла. Аларны ничек итеп юлда сак йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә? "Умырзая" балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе Рәзилә Мөхтәрова үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Әлеге...

Балаларның юл-транспорт травматизмы - хәзерге замандагы илне автомобильләштерү бәласе. Ел саен Татарстан юлларында балалар һәм үсмерләр катнашында дистә меңләп юл транспорт һәлакәте була. Әлеге проблема авыл балаларына да кагыла. Аларны ничек итеп юлда сак йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә?

"Умырзая" балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе Рәзилә Мөхтәрова үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Әлеге проблемалар балаларның юлдагы шартларны психологик яктан тулысынча дөрес аңлап җиткермәүләре белән дә бәйледер. Балаларның күп белергә омтылулары, көндәлек ниндидер яңа күренешләр белән кызыксынулары нәтиҗәсендә бала урамда үзенә куркыныч янавын сизми дә кала.

"Умырзая" балалар бакчасы тәрбиячеләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына багышланган шөгыльләрне еш уздыралар. Балаларны юлларда үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләренә уңышлы өйрәтү өчен бездә аерым кабинет бар, ул кирәкле материаллар белән җиһазландырылган. Балаларның аң-белемен даими арттыра торган мохит булу, аларга урамда йөрү күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә.

Әле күптән түгел генә балалар бакчасында зурлар төркеме катнашында "Юл билгеләре иленә сәяхат" дигән тамаша күрсәтелде. Тамашадагы әкият геройларын тәрбиячеләребез Айгөл Вәлиева, Гүзәл Тимериева, Римма Мөхәм-мәтшина мавыктыргыч һәм кызык итеп күрсәтә белделәр. Балалар явыз убырлы сихереннән юл билгеләрен коткардылар, надан мәчегә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр, җырлар һәм шигырьләр белән тамашага ямь өстәделәр. Тамашаны кечкенәләр төркеме балалары да зур кызыксыну белән карадылар. Әле кечкенә булуларына карамастан үзләренең белем тупланмаларын җиткерә алулары белән тәрбиячеләрне сөендерделәр.

Әлбәттә "Умырзая" балалар бакчасына кунакка "ЮХИ программаларын финанслау дирекциясе"нең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина да килгән иде. Ул балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мавыктыргыч уеннар, стенага эленә торган магнит планшетлар таратты. Ә балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү эшендә актив катнашканнары өчен "Умырзая" мәктәпкәчә балалар учреждениесенә Мактау грамотасы һәм ксерокс тапшырды. Безнең коллектив мондый игътибар өчен ЮХИДИ бүлегенә рәхмәт белдерә.

Рәзилә Мөхтәрова, сүзен тәмамлап, ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә теләде: «Хөрмәтле ата-аналар! Балаларны юлларда була торган бәла-казалардан саклап калу - безнең изге бурычыбыз. Игътибарлы булыйк. Исегездә тотыгыз, юл хаталарны гафу итми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев