Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

“Куркынычсыз тәгәрмәч” – яшь инспекторлар өчен имтихан

Усад гомуми белем бирү мәктәбендә 10 команда катнашында Юл хәрә-кәтенең яшь инспекторлары өчен "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының йомгаклау этабы узу турында кыскача гына хәбәр иткән идек инде. Бүген шул турыда тулырак итеп сөйләрбез. Бу вакыйганы малайлар һәм кызлар аеруча түземсезләнеп көтә, чөнки аңа әзерләнү өзлексез дәвам итә, дисәк тә була. Хәер,...

Усад гомуми белем бирү мәктәбендә 10 команда катнашында Юл хәрә-кәтенең яшь инспекторлары өчен "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының йомгаклау этабы узу турында кыскача гына хәбәр иткән идек инде. Бүген шул турыда тулырак итеп сөйләрбез.

Бу вакыйганы малайлар һәм кызлар аеруча түземсезләнеп көтә, чөнки аңа әзерләнү өзлексез дәвам итә, дисәк тә була. Хәер, башкача була да алмый: аларга бит көн саен машина юлы аркылы чыгарга, автобуста яисә әти-әниләре белән бергә автомобильдә пассажир сыйфатында йөрергә туры килә.

ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан Куркынычсызлык фонды һәм мәгариф бүлеге белән бергәләп уздырылучы "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы укучыларда урамда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга, балаларның транспорт чаралары аркасында юлларда имгәнүен булдырмый калырга яр-дәм итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы муниципалитетара бүлегенең Биектау районындагы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы - полиция майоры Линар Сафиуллин, юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын сәламләп, аларга ярышның барлык этапларында да уңышлар теләде. Конкурста катнашучыларга хәер-фатыйха сүзләре белән мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов та мөрәҗәгать итте.
Яшь инспекторлар конкурсы - бик әһәмиятле профилактика чарасы ул. Бүген андый чаралар уздыру бигрәк тә зарури. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар Юл хәрәкәте кагыйдәләрен әйбәтрәк үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итә-чәкләр.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үзләре генә белеп калырга түгел, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яшьтәшләренә дә өйрәтергә, юл фаҗигасендә зыян күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтә алырга тиеш. Бу конкурста алар медицина өлкәсендә дә мәгълүматлы булуларын исбатларга тырышты. Биремнәрнең күбесе тормышчан иде: кулга дөрес итеп шин яисә канны туктату өчен жгут салу, алар иң кирәкле дип санаган медикаментлардан аптечка җыйнау. "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" этабында иң күп балларны Биек-тауның 3 нче, Мүлмә һәм Мәмдәл мәктәпләрет командалары җыйды.

Моннан тыш, балаларның агитбригадалар конкурсында үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә бар иде. Хаклы рәвештә югары балларны Әлдермеш һәм Усад мәктәпләре командаларының яшь артистлары алды: үзләренең чыгышларын алар гыйбрәтле тамашага әверелдергән иде.

"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында көндәшлек гаять көчле булды. Шулай булмый ни, монда бит командаларның иң-иң яхшылары - сайлап алу турында җиңеп чыкканнары җыелган. Укучылар һәр этапта җиңү өчен көрәште.

Аларның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүен юл-патруль хезмәте инспекторы Ленар Гатауллин тикшерде. Биремнәр язылган билетларны алып, парта арасына утыргач, конкурсантлар хәтта җиңел сулап куйды: бу сорауларга җавапларны остазлары күптән өйрәтте ич инде, әзерләнеп утырмыйча да сөйли башларга була. Имтихан алучы балаларның җа-вапларыннан канәгать калды.
Малайлар һәм кызлар велоэстафетада да катнашты. Велосипедта фигуралы йөрү дә иң кызыклы биремнәрдән санала.

Балаларның күбесе велосипедта виртоузларча йөри икән. Ә иң осталары Усад мәктәбеннән Денис Булмасов белән Зәлинә Хәбибрахманова, Күлле мәктәбеннән Александр Дмитриев булып чыкты.

Командалар беренчелегендә, 40 мөмкинлектән 38,5 балл җыеп, Усад мәктәбе яшь инспекторлары җиңде. Икенче урын - Дөбъяз мәктәбе укучыларында, өченче урынны Мүлмә мәктәбе командасы алды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр, яшь инспекторлар тамгасы төшерелгән бейсболкалар тапшырылды.

ЮХИнең фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина конкурста катнашучыларның барысына да Юл хәрәкәте кагыйдәләре язылган китаплар, блокнотлар бүләк итте.

"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсын оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткән өчен, ЮХИДИ бүлекчәсе һәм ЮХИ фонды Усад мәктәбенең укытучылар коллективына, "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәгенә рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев