Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

КАБАТ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ТУРЫНДА

2013 елның гыйнварында район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Юл-транспорт һәлакәтләренең иң күбе Казан-Малмыж автоюлында булды. Ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 392 очрагы ачыкланды, шул исәптән өч машина йөртүче транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен тоткарланды. Ел башланырга...

2013 елның гыйнварында район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
Юл-транспорт һәлакәтләренең иң күбе Казан-Малмыж автоюлында булды. Ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 392 очрагы ачыкланды, шул исәптән өч машина йөртүче транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен тоткарланды. Ел башланырга да өлгермәде, ә тимер юл аша чыгу урыннарында 7 шофер кагыйдә бозган өчен тоткарланды. Элеккечә тизлек режимын бозу очраклары еш кабатлана. Шулай ук транспорт чарасы белән машина йөртү таныклыгы булмаган килеш идарә итүче тоткарланды.
Җәяүлеләрнең үз иминлекләрен санга сукмавы турында саннар ачыктан-ачык сөйли. Ел башыннан юлның транспорт хәрәкәте булган өлешендә гражданнар тарафыннан 34 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Кышын таеп егылып, машина тәгәрмәче астына эләгү очраклары да күп була, шуңа күрә урамны бары җәяүлеләр үтеп чыгу өчен билгеләнгән махсус урыннардан гына чыгарга кирәк.
ЮЛЛАРДАГЫ ФАҖИГАЛӘР
Тотрыксыз һава торышы юллардагы ситуацияне кискенләштерде, кайбер урыннар карга күмелгән, ә кайберләре шугалакка әйләнгән. Рәсми статистика буенча, уңайсыз һава шартлары 70% очракларда юл-транспорт һәлакәтләренә китерүче сәбәп булып тора. Мисал итеп, 2012 елның декабрендә булган берничә аварияне китерергә мөмкин.
Кышның беренче көнендә 10 сәгатьтә "ВАЗ-21093" автомобилен йөртүче хатын-кыз томан төшкән чакта Әлдермеш авылыннан Казанга таба барганда, каршы як хәрәкәт полосасының буш булу-булмавына инанмаган килеш, алда барган, икенче бер хатын-кыз идарә иткән машинаны куып узмакчы була һәм каршыга килүче "Газель" автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алган имгәнүләрдән хатын-кыз вакыйга урынында җан бирә.
Көннәрнең берендә - 00.15 сәгатьтә Казан-Малмыж юлының 40 нче километрында бер машина йөртүче тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм юлның хәрәкәт булган урыныннан чыгып китә һәм автомобиль әйләнеп каплана. Авария нәтиҗәсендә ике кеше - машина йөртүче һәм пассажир зыян күрә, алар больницага озатыла.
Кадерле газета укучылар! Юлларда, аеруча карлы, бозлы трассада бик тә игътибарлы булыгыз! Хәерле юллар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев