Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

“ИГЪТИБАР, БАЛАЛАР!” атналыгы дәвам итә

Шушы акция барышында безнен ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәмендә күп кенә чаралар үткәрелде. Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә чыгыш ясалды. Шулай ук мәктәпләрнең уку елы башында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекләре тикшерелде. Монда игътибар мәктәпнең матди базасына һәм юл йөрү кагыйдәләренә нинди әһәмият бирүенә юнәлтелде. Аларның әлеге теманы өйрәнергә кабинетлары махсус дәрәҗәдә оештырылганмы?...

Шушы акция барышында безнен ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәмендә күп кенә чаралар үткәрелде.

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә чыгыш ясалды.

Шулай ук мәктәпләрнең уку елы башында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекләре тикшерелде. Монда игътибар мәктәпнең матди базасына һәм юл йөрү кагыйдәләренә нинди әһәмият бирүенә юнәлтелде. Аларның әлеге теманы өйрәнергә кабинетлары махсус дәрәҗәдә оештырылганмы? Әгәр дә тиешенчә булмаса, без Дәүләт автоинспекциясе фонды белән берлектә аларның матди базасын баетабыз: стендлар, төрле уеннар, электр ярдәмендә эшли торган светофорлар, юл билгеләре бирәбез.

Балаларыбызның куркынычсызлыгы беренче урында тора. Министрлар Кабинетының юл куркынычсызлыгына багышланган соңгы утырышында да күтәрелде бу тема. Монда мәктәп автобусларының техник яктан төзек һәм аларның тәүлек дәвамында элемтәдә булуы мәгълүм. Шулай ук кайбер районнарда балалар белән булган юл фаҗигаләре саны артуы ассызыкланды: район һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә шелтә белдерелде. Юлларыбызның торышы һәм балалар учреждениеләре янында җәяүлеләр юлының ел дәвамында тиешле дәрәҗәдә булуы мәгълүм, анда билгеләрнең булуы, зебраның һәрдаим яңартылып торуы күздә тотыла.

Махсус утыргыч һәм баланың киемендә яктылык кайтаргычлар булу бүгенге көндә мәҗбүри. Чөнки көннәр кыскара, урамда караңгы һәм пычрак, мәктәптән кич белән кайтучы балалар да күп. Балаларыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур чыгымнар да кирәкми, яктылык кайтаргычларны бүгенге көндә район кибетләрендә дә табып була. Районыбызның юл куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Илшат Хөснетдинов бу сорауны аерым күзәтү астына алырга дигән тәкъдим ясады. Мәгариф һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар учреждениесенең һәркайсын контрольдә тотачаклар.

Алсу Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев