Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

«Игътибар – балалар!»

Җәйге каникул килеп җитте, димәк, балалар күп вакытларын урамда уздырачак. Бу уңайдан ЮХИнең Биектаудагы филиалы директоры Алсу Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек һәм балаларның юлларда травма алуын булдырмый калу буенча вәзгыятьнең нинди булуын сөйләвен үтендек. - Ел башыннан Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 108 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 6 бала үлде, 129...

Җәйге каникул килеп җитте, димәк, балалар күп вакытларын урамда уздырачак. Бу уңайдан ЮХИнең Биектаудагы филиалы директоры Алсу Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек һәм балаларның юлларда травма алуын булдырмый калу буенча вәзгыятьнең нинди булуын сөйләвен үтендек.

- Ел башыннан Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 108 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 6 бала үлде, 129 ы зыян күрде. Кызганыч ки, Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары һәм педагогларның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими рәвештә укучыларның исенә төшереп торуына карамастан, зыян күрүче җәяүле балалар күбәйде. Балалар пассажир булган юл-транспорт фаҗигаләренең аяныч нәтиҗәгә китерү дәрәҗәсе элеккечә югары булып кала бирә. Ел башыннан бирле Татарстанда шундый 52 һәлакәт нәтиҗәсендә 5 бала һәлак булды, 71 е имгәнде.

Транспорт йөртүчеләргә гаять игътибарлы һәм сак булырга кирәк, бигрәк тә балаларның җәйге ялы вакытында. Узган ел җәйге өч ай эчендә генә дә 221 юл фаҗигасендә 10 бала үлде һәм 243 бала имгәнде (ә 2013 елда юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә барлыгы 26 бала һәлак булган иде).

Балаларның юлларда травма алуын булдырмый калу максатыннан, 2014 елның 19 нчы маеннан 19 нчы июненә кадәр «Игътибар - балалар!» дигән акция уздырыла.

Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик акцияләр үткәрә. Алар балигъ булмаган пассажирларны утыртып йөрүгә, машина йөртүчеләрнең өстенлекне җәяүлеләргә бирмәвенә кагылышлы Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга багышлана. Мәктәп яны лагерьларында балалар өчен урамнарда, юлларда, сәламәтләндерү лагерьларында үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту буенча конкурслар, викториналар һәм башка чаралар булачак. Мәгариф учреждениеләре һәм сәламәтләндерү лагерьлары янына килү юлларының, юл билгеләренең, разметка, светофорлар торышын тикшерү тулы көченә бара.

Фото mediainfo.mk.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев