Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Эмильгә мәктәпкә җыенырга булыштылар

1 нче сентябрь - һәр нәни кешенең тормышында гомергә истә кала торган үзенчәлекле көн. Шушы көннән аның яшәеше бик нык үзгәрә: мәктәп партасы артында аны бик мөһим шөгыльләр һәм кызыклы ачышлар көтә. Тик, ни кызганыч, һәр гаилә дә баласын мәктәптә укый башлауга җиренә җиткереп әзерли алмый. Биектау районының ЮХИДИ бүлеге...

1 нче сентябрь - һәр нәни кешенең тормышында гомергә истә кала торган үзенчәлекле көн. Шушы көннән аның яшәеше бик нык үзгәрә: мәктәп партасы артында аны бик мөһим шөгыльләр һәм кызыклы ачышлар көтә. Тик, ни кызганыч, һәр гаилә дә баласын мәктәптә укый башлауга җиренә җиткереп әзерли алмый.

Биектау районының ЮХИДИ бүлеге бу юлы да "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясеннән читтә калмады. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бер баланы үзләренең даими шефлыкларына алганнар. Бу - Коркачыктан беренче сыйныф укучысы Эмиль Нәбиуллин. Малай кечкенә чакта ук аның әнисе фаҗигале төстә һәлак булган. Ул әбисе тәрбиясендә яши. ЮХИДИ бүлеге, ЮХИ Фонды җитәкчеләренең ярдәме бик тә вакытлы булган. Укуы уңышлы барсын өчен бүген мәктәп баласына беренче чиратта нәрсә кирәк? Әлбәттә, компьютер. Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсе биектаулыларның үтенечен бер әйтүдә үк аңлап кабул итә һәм шефлыкка алынган беренче сыйныф укучысына компьютер җибәрә.
3 нче сентябрьдә Биектауның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ленар Сафиуллин һәм "ЮХИ фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" Дәүләт учреждениесенең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина Коркачык мәктәбенә килделәр. Шушында тантаналы шартларда Эмиль Нәбиуллинга Дәүләт автоинспекциясеннән бик тә кирәкле бүләк тапшырылды.
Полиция майоры Ленар Сафиуллин аннары балаларга юлларда аларны нинди куркынычлар сагалап торуы турында сөйләде. Юлларда балалар катнашында булган фаҗигаләрне мисал итеп китерде.
ЮХИ Фондының Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәрес уздырды. Соңыннан беренче сыйныф укучыларының һәммәсенә дә яктылык чагылдыручы браслетлар, Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча китаплар, блокнотлар тапшырылды. Очрашу файдалы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев