Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Эчкечелек яхшыга илтми

Исерек хәлдә транспорт чарасын идарә итү тыелган, аның өчен каты санкцияләр - зур суммадагы штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Моны барысы да белә, ләкин көн саен диярлек кем дә булса барыбер бу кагыйдәне бозып куя. Шуның нәтиҗәсе - юл-транспорт һәлакәтләре, җимерелгән машиналар, һәлак булган яки имгәнгән кешеләр,...

Исерек хәлдә транспорт чарасын идарә итү тыелган, аның өчен каты санкцияләр - зур суммадагы штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Моны барысы да белә, ләкин көн саен диярлек кем дә булса барыбер бу кагыйдәне бозып куя. Шуның нәтиҗәсе - юл-транспорт һәлакәтләре, җимерелгән машиналар, һәлак булган яки имгәнгән кешеләр, яралы язмышлар.

Шуны аңлагыз: эчкән булсагыз, машинагыз барлыгын онытыгыз, ул чакта проблемаларыгыз да булмас. Әмма тормышта төрле хәлләр бар шул. Күптән түгел булган очракны гына алыйк. 16 апрельдә төнге сәгать бер тирәсендә ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте өлкән инспекторының игътибарын Мәмдәл авылы буйлап хәрәкәт итүче трактор җәлеп итә. Полиция өлкән лейтенанты йөртүчегә туктарга боера. Рульдәге Яңавыл авылы кешесенең исереклеге генә түгел, трактор йөртү хокукы да булмавы менә шунда ачыла да инде. Ә тракторны ул җирле авыл хуҗалыгы предприятиесеннән "алып торган" була. Медицина тикшерүе аның исереклек дәрәҗәсен раслады. Хәзерге вакытта бу эш буенча тикшерү бара.

Исегезгә төшерәбез: Россия Эчке эшләр министрлыгының «Биектау» муниципальара ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек килеш транспорт чарасын йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдларны даими уздырып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев