Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Биектау районының дәүләт автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Ел саен 3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм юлларда тәртип саклаучылар һәм хокук тәртибе бозучыларга карата законда күздә тотылган чараларны күрүчеләр көне. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, Россия Федерациясендә беренче дәүләт автомобиль инспекциясе дә нәкъ менә 1936 елның 3 июлендә барлыкка килгән. Мөһим бәйрәм дә шушының нигезендә кертелгән....

Ел саен 3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм юлларда тәртип саклаучылар һәм хокук тәртибе бозучыларга карата законда күздә тотылган чараларны күрүчеләр көне. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, Россия Федерациясендә беренче дәүләт автомобиль инспекциясе дә нәкъ менә 1936 елның 3 июлендә барлыкка килгән. Мөһим бәйрәм дә шушының нигезендә кертелгән.

Гадәттә ЮХИДИ көнендә гомерләрен шушы һөнәргә багышлаганнарны котлыйлар. Ә күп кенә оешмалар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хөрмәтенә оештырылган махсус чаралар да уздыралар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге начальнигы Рөстәм Минҗанов ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм юл-патрульлек хезмәте инспекторлары Рифат Кәримовка һәм Илнур Әминовка "Хезмәт вазифаларын намус белән башкарганнары, инициатива һәм һөнәри осталык күрсәткәннәре өчен, шулай ук ЮХИДИ хезмәте барлыкка килүнең 79 еллыгы уңаеннан" Мактау грамоталары тапшырды.

Шулай ук тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохоринның боерыгы да укылды. Анда ЮХИДИ бүлеге дознавателе Ленар Гатауллинның хезмәт вазифаларын намус белән башкаруы, шулай ук аның инициатива һәм һөнәри осталык күрсәтүе билгеләп үтелгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ЮХИДИ бүлеге начальнигы Раил Әминов та котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев