Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Үзәк” мәчетендә балаларга ныклы дини тәрбия бирелә

“Гаилә кору, балалар үстерү, аларны тәрбияләү, яхшылыкка яки яманлыкка гадәтләнү - бәндәнең кылган гамәлләреннән санала һәм алар турында Кыямәт көнендә соралачак. Әлбәттә, балаларны яклау безнең аларны төрле бәладән саклап, җилкәбез артында гына тоту түгелдер. Асыл яклау дөрес тәрбия һәм дөньяда дөрес яшәү гыйлеме бирүдәдер, чөнки без гел алар янында булмабыз, ә биргән гыйлемнәребез һәм тәрбия һәрчак янәшәләрендә булыр…”

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүгенге әти-әниләргә менә шундый мөрәҗәгать белән чыккан иде. Киләчәк бүген төзелә, диләр шул. Һәрвакытта да җәмгыять алдында яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү бурычы торды. Балаларны иманлы, инсафлы булырга өйрәтүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шәригать кануннары Коръәндә әхлакый кагыйдәләр, кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Боларның барысын да кече яшьтән бала аңына сеңдереп калырга тырышмасаң, гомер көзендә үкенүдән файда булмаячак. Биектау районының “Үзәк” мәчете каршында эшләп килүче дини-әхлакый түгәрәк остазлары да бу сүзләрнең хаклыгын аңлап эш итә. Җәй башы - уку елы ахыры, бар тереклек кыңгырау чыңнарына күмелгән күңелле вакыт. Якын көннәрдә генә без дә янәшә генә урнашкан күркәм мәчеттә “Чыгарылыш кичә”сендә булдык. Аллаһ йортына атлап керү белән иң әүвәл игътибарыбызны сабыйларның шат тавышлары, якты елмаюлары каршы алды, Сөбеханаллаһ. Башларына матур яулык, күркәм түбәтәй кигән яшь кенә егет-кызларыбыз һәрберсе тырыша-тырыша яраткан догаларын сөйләп, остаз апаларына ел дәвамында алган белемнәрен күрсәтәләр. “Тирә-якны күзәтсәң, Биектау районында балалар бакчалары, шәхси балалар үзәкләре байтак. Араларында хәләл туклану белән тәэмин итүчеләре дә очрый. Ләкин дини тәрбия биреп үстерүче гаиләләр өчен бу гына җитми. Мөселман кешесенә “Бисмилләһ” әйтеп ашатудан башлап, балаларыбызны акрын гына басымсыз намазга бастыру, динебезгә якынайту сорала. Монда инде, һичшиксез, әти-әниләргә олы ярдәм кирәк. Әлеге түгәрәкне оештыручыларның төп максаты шул иде”, - диде “Үзәк” мәчете каршындагы дини-әхлакый түгәрәк методисты Илсөя Рафаэль кызы Шәмсиева. Сүз уңаеннан, дәресләргә һәр атнаның дүрт көнендә дүртәр сәгать вакыт бүлеп бирелгән. Укулар 3 юнәлештә алып барыла. Болар - дини тәрбия, гомумүсеш кыйммәтләре һәм физик яктан чыныгу дәресләре. Һәр 3 юнәлеш буенча да белемле, игътибарлы, хөрмәтле мөслимәләр Разыя, Илсөя һәм Гөлназ ханымнар тырыш хезмәт куялар.

“Балалар белән креатив, төрле-төрле осталык дәресләре уздырабыз. Балалар белән физик күнегүләр ясыйбыз. Ул б езнең , гадәттәгечә, программага кергән. Әлхәмдулиллаһ, б а л а л а р б и к я р а т ы п йөриләр”, - дип уртаклашты үз шатлыгы белән түгәрәк җитәкчеләренең берсе Гөлназ ханым Фәйзрахманова. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, “Ак мәчет” имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәпов ярдәме белән бу зур эшкә нигез бер ел элек кенә салына. Кыска гына шул вакыт эчендә бирегә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 30 бала килә. Быел анда йөрүче 7 сабый көз көне тәүге тапкыр мәктәпкә китәчәк. Алар тәҗрибәле апалары белән берлектә Коръән сүрәләре ятлап, әдәп-әхлак, укуязу серләренә төшенергә өлгергәннәр. Рус һәм татар телләре белән янәшә инглиз теле белән дә таныша башлаганнар. Һичшиксез, алган бу белемнәр балаларга мәктәп бусагасын атлап кергәч тә төп ярдәмче булып торыр, дип өметләнә дин кардәшләребез. Сабый чагында ятланган изге догалар, Аллаһ сүзләре тормышларында маяк булып торсыннар иде, диләр бертавыштан. Бүгенге көндә әлеге түгәрәк тә балалар белән бергә җәйге ялга китте. Кояшлы җәйге көннәрнең рәхәтлеген тоеп, озын яллардан соң агымдагы көздә түгәрәк кабаттан үз эшчәнлеген башларга ниятли. Хәерле сәгатьтә булсын!

Беркөнне олы яшьтәге бер Ана зарын ишетергә насыйп булды үземә. Күз яшьләренә буылып, “Тәрбияне кайдан башларга кирәк булды икән?” - ди мескенкәем.

Тәрбиянең ана карыныннан башланганын еш кына онытабыз шул. Мәкаләмне Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

“Тәрбия ана карыныннан алып, гомер буе бара дисәк тә, төп тәрбия бала балигълык яшенә җиткәнче барадыр. Бәлки безгә дә җаваплылыкны үз өстебезгә алып, дөрес тәрбия бирергә вакыттыр. Замана чиренә сылтап, үзебездән торганын үтәмичә берни дә үзгәрмәс. Раббыбыз Аллаһы балаларыбызны, Кыямәткәчә булган киләсе нәселләребезне иман әһеленнән кылып, кушканнарын үтәүче, тыйганыннан тыелучылар белән сөендерсен.”

Гүзәлия ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев