Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Журналистикага гашыйклар җиңү яулый

Безнең яшь хәбәрчеләребез каләмдәшләрен күңелле яңалыклар белән сөендереп торалар. “Сахар’ОК” программасын алып баручы Анастасия Миронова ел да уздырыла торган “Без - дөнья ул !” республикакүләм медиаконкурста катнашты. Конкурс республиканың Яшьләр министрлыгы һәм “Татарстанның иҗади яшьләре академиясе” тарафыннан оештырылды.

Быел 19 эксперт 350 дән күбрәк иҗади эшне анализлады. Шулардан “Видеоэшләр” юнәлеше буенча - 82. Конкурсны оештыручылар фото, видео һәм текст - 3 юнәлеш керткәннәр. 12 төрле формат һәм шуның кадәрле үк кызыклы тематика. 5 нче, юбилей сезонын онлайн-форматта уздырырга булганнар. Теләге булучылар экспертлар белән онлайн-воркшопларга да кушыла алганнар. Иҗади төркемнәр һәм 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр өчен уздырганнар.

Озак көтелгән исемлек һәм менә нәтиҗә - 1 нче урын. “Биектау ТВ” телеканалының яшь хәбәрчесе Анастасия Миронова ел да уздырыла торган республикакүләм “ Б е з - д ө н ь я ул ! ” медиаконкурсының иң яхшы хезмәтләре арасына керә. Анастасия экспертларга бәяләү өчен 4 эш җибәрә.

- Әлеге конкурс турында миңа “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиа л ы “ Б и е к т а у хәбәрләре ” газетасы редакциясе җитәкчесе - баш мөхәррир Эльвира Әнвәровна сөйләде, шундый кызыклы медиаконкурс булганлыгы турында әйтте. Теләгең булса, катнаша аласың. Синең анда катнашырлык лаеклы хезмәтләрең бар, диде. Мин бу сүзләрдән соң уйландым да, ә нигә әле катнашып, үзеңне сынап карамаска дигән фикергә килдем, - дип сөйләде “Биектау ТВ” телеканалының яшь хәбәрчесе Анастасия Миронова.

К а н а л н ы ң я ш ь хәбәрчеләре төрле конкурсларда призлы урыннарны алдылар һәм җиңү яуладылар. Әле чама белән бер ай элек кенә алар “Алтын каләм - Золотое перо” республика фестивалендә катнаштылар. Аннан берничә бүләк алып кайттылар. Яшьләр кайткач та тик тормыйлар. Алар “На десерт” һәм “Сахар’ОК” балалар программасы өстендә эшлиләр. Тиздән канал тапшыруларның эфирга чыгуының бер еллыгын билгеләп үтәчәк.

Бу вакыт эчендә команда шаярулы һәм танып-белүне арттыра торган йөзләгән сюжет әзерләде. Берничә кыска метражлы фильм төшерделәр, күп рубрикалар тамашачыларның күңелләренә хуш килде.

- Безнең кечкенә генә иҗади гаиләбез барлыкка килде һәм миңа анда эшләве бик тә ошый. Безнең команда составындагылар барысы да кызыклы, иҗади шәхесләр, алар белән теләсә нинди мавыктыргыч идеяләрне тормышка ашыруы искиткеч күңелле, - дип өстәде “Биектау ТВ” телеканалының яшь хәбәрчесе Анастасия Миронова.

Һәр хезмәт тә команданың зур тырышлыгы бәрабәренә башкарыла. Һәм әлеге яшь журналистлар, операторлар, режиссерлар үзләрен хәзердән үк журналистикага гашыйк дип саный алалар. Чөнки “Биектау ТВ” телеканалында башкача эшләү мөмкин дә түгел.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев