Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зөфәр Лутфуллин - чын мәгънәсендә эшчәнлек һәм патриотлык үрнәге

Узган шимбәдә хакимият бинасында “Ватан” авыл хуҗалыгы директоры Зөфәр Лутфуллинны хөрмәтләделәр. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин юбилярны туган көне белән котлады һәм аңа “Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен” медален, Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Зөфәр Лутфуллинны район җитәкчеләре тырышлыгы һәм социаль мәсьәләләрне игътибар үзәгеннән читтә калдырмавы өчен хөрмәт итәләр. Зөфәр Равилович иганәче буларак билгеле һәм ул - районның туган ягын үстерүгә шактый зур өлеш керткән иң актив депутатларының берсе. Аны һәркем дә намуслы, әдәпле, төрле яктан тирән белемгә ия булган җитәкче буларак беләләр. Зөфәр Лутфуллин әле нибары 7 ел элек кенә “Ватан” авыл хуҗалыгы предприятиесендә директор булып эшли башлады. Авыл җирендә эшләве җиңелләрдән түгел, аяз көннең һәр сәгате исәптә булган чәчү яки урып-җыю вакытында бигрәк тә. Мондый чорда күп нәрсә һава торышына, шулай ук басуда хезмәт куючыларның тырышлыгына бәйле була.

Кыска гына вакыт эчендә Зөфәр Равилович үзен төпле фикерле җитәкче, авыл хуҗалыгын барлык нечкәлекләренә кадәр белүче югары квалификацияле белгеч итеп таныта. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры булып эшли башлавының беренче көннәреннән үк ул зур оештыру сәләтенә ия булуын күрсәтә, күп тә үтми, хуҗалыкны районның алдынгы предприятиеләре сафына чыгара. Эшчеләр һәм авыл хезмәтчәннәренең хөрмәтен казана.

Зөфәр Лутфуллинның булдыклы җитәкчелеге нәтиҗәсендә “Ватан” хуҗалыгы ныклы адымнар белән алга бара. Терлекчелек комплексында сөтне җыю, суыту, ташу һәм саклау җиһазлары булган заманча саву җайланмалары куелган һәм алар ферма хезмәтчәннәренең эшен шактый җиңеләйтә, сөтнең югары сыйфатын һәм аның әйбәт сакланышын тәэмин итә. Кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар да сатып алынган.

2013 елның августында терлекчелек фермасы территориясендә бетоннан юллар салына. 2014 нче елдан оешмада югары темплар белән биналар һәм корылмалар ремонтлана, яңа объектлар төзелә, печән саклагычта, гараж бинасында, ремонт мастерскоенда, ашлык киптергечтә, ындыр табагында һәм фермаларда капиталь ремонт уздырыла. 2016 елның җәендә җәйге лагерь реконструкцияләнә: саву өчен яңа җиһазлар, сөт суыту җайланмасы куела, керү-чыгу юлларын бетоннан салып, металлдан яңа кардалар төзеп куела. 160 башка исәпләнгән яңа бозау абзары, 200 башка исәпләнгән сыер абзары, башмак таналар өчен аерым абзар төзелеп сафка бастырыла, сыер абзарларына, шулай ук орлык складына капиталь ремонт ясала.

Ике ашлык саклагыч төзелеше, 150 башка исәпләнгән бозаулар фермасын модернизацияләү, административ бина төзү югары темплар белән бара. Әлеге эшләрнең барысында да Зөфәр Равилович үзе башлап йөри. Файдаланылмый яткан җирләрне арендалау хисабына эшкәртелә торган авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы арта.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта 1000 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 340ы - савым сыерлары. 2020 елның 6 аенда 14838 центнер сөт җитештерелгән, һәр сыердан савым 4364 килограмм тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүне арттыру хисабына хуҗалыкта хезмәт хаклары үз вакытында түләнә, иминият кертемнәре күчерелә, кредитлар түләнә.

Ху җ а л ы к е л н ы ң е л ы н д а бөртекле культуралардан тотрыклы уңыш ала. Зөфәр Равилович үсемлекчелектә төп игътибарны химик препаратларны мөмкин кадәр кимрәк кулланып, экологик чиста продукция үстерүгә юнәлтә. Лутфуллинның тырышлыгы һәм үз дигәнендә нык торуы нәтиҗәсендә 2019 нчы елда бөртеклеләрнең тулаем җыемы 42233 центнер, ә уңыш гектардан 27,6 центнер тәшкил итә.

Зөфәр Равилович кадрларның квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен шартлар тудыра. Предприятие белгечләре үз районнарындагы хуҗалыкларның гына түгел, ә бәлки башка төбәкләрнең дә алдынгы тәҗрибәсен өйрәнәләр, район һәм республика семинарларында кызыксынып катнашалар, үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашалар.

Зөфәр Равиловичның тормыштагы төп кануны - алга куелган бурычларны үз вакытында һәм югары сыйфат белән башкарып чыгу. Бай тормыш тәҗрибәсенә ия булганлыктан, ул ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт булышырга әзер. Социаль яктан мөһим проектлар һәм чараларны уздырганда иганәчеләр ярдәме кирәк булса, Зөфәр Лутфуллин мондый чакыруга беренчеләрдән булып кушыла.

Эльвира МОСТАФИНА, Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев