Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзенең һәм башкаларның сәламәтлеге турында кайгыртучылар прививка ясата

Коронавирустан вакцинаны безнең илебездә теләге булган һәркем ясата ала, ә андыйлар, тәҗрибәдән күренгәнчә, көн саен арта бара. Шул исәптән әлеге мәкерле авыруның барлык катлаулылыкларын үзләре кичергәннәр дә прививка ясата.

- Поликлиникага бердәнбер теләк - прививка ясату теләге белән килдем. Бу коронавирус белән авырмас һәм аны башкаларга да йоктырмас өчен кирәк, минем фикер менә шундый, - диде Надежда Князева.

Надежда Григорьевнага 74 яшь һәм ул үз теләге белән коронавирустан прививка ясатырга булган. Вакцинаның кайсысын сайларга икән, дип тә баш ватмаган, табибка ышаныч белдереп, ул киңәш иткәнчә “Спутник-В” вакцинасын ясаткан. Башкача ул “Гам-Ковид-Вак” дип атала. Халыкка тагын бер - “Эпивак-Корона” дигән вакцина да тәкъдим ителә. Алар икесе дә Россиядә җитештерелгән, кайсысын ясатырга икәнлеген һәркем үзе хәл итә.

- Кешегә нинди вакцина кадату түгел, ә бәлки аны ясату мөмкинлеге булу мөһим. Әгәр дә инде кем дә булса вакцинаның кайсысын сайларга икән, дип шикләнә икән, ул табиб белән киңәшләшә ала, - дип аңлатты Биектау район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Айрат Сираҗиев.

Вакциналар бер-берсеннән составлары буенча аерылалар, әмма шөбһәчел кешеләр фикеренә карамастан, алардан вирус йоктыру һич мөмкин түгел. “Спутник-В” аденовирус нигезендә ясалган, “Эпивак-корона” бары тик вирус аксым-нары фрагментларыннан гына тора. Шунлыктан аларны саклау шартлары да төрле.” Эпивак-корона” суыткычта сакланса, “Спутник-В”га ампулаларны минус 18 градуста саклый торган махсус контейнерлар кирәк. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китәргә кирәк -район үзәк хастаханәсенә күптән түгел күчереп йөртелә торган контейнерлар кайтарылган һәм шунлыктан хәзер табиблар прививка ясау өчен хезмәт коллективларына үзләре дә килә алачаклар.

- Әлегә бездәге мәгълүматларга караганда кешеләр “Спутник-В”га өстенлек бирәләр. Аны күп кешеләрнең кадатуы һәм пациентларның үзләренең дә аның турындагы уңай фикерләре күбрәк булу әһәмияткә иядер, мөгаен, - дип дәвам итте Биектау район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Айрат Сираҗиев.

Кеше арасында йөри торган сүзләрнең йогынтысы зур. Хәтта баш авыртулар, хәлсезлек һәм температура күтәрелү дә берәүне дә куркытмый.

- Көчлерәк реакция нәкъ менә яшьләрдә күзәтелә, бу, мөгаен, аларның иммунитеты өлкәннәрнекеннән нык аерылып тору белән бәйледер, - дип тәмамлады сүзен Биектау район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Айрат Сираҗиев.

Прививка ясатканнан соң бернинди көтелмәгән, гадәттән тыш нәтиҗәләр күзәтелмәгән. Бүгенге көндә районда 4 меңгә якын кеше вакцинация узган, аларның яртысыннан артыгы ике компонентны да алган һәм вакцинацияне тәмамлаган.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев