Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзе кайнар, үзе тәмле

Сентябрь җитте, димәк белем бирү учреждениеләрендә яңадан укулар башланды. Балалар мәктәптә күп вакыт уздыра, алар биредә белем эстәп кенә калмыйча, дуслары белән аралашалар, уйныйлар, ашыйлар. Мәктәпләрдә туклану мәсьәләсе ни хәлдә?

Моны үз күзләребез белән күрү өчен без Чернышевка гомуми урта белем бирү мәктәбенә юл тоттык. Шунысын да алдан ук искәртик, җитәкчелекне мәктәп бусагасын атлап керер алдыннан гына кисәттек. Димәк, ашханәдә барысы да гадәти көндәге кебек дип әйтергә тулы җирлек бар. Без килгәндә дүртенче сыйныфларны ашатырга әзерләнәләр иде.

Менюны карадык, чәйнең кайнарлыгын тикшердек. Барысы да тәртиптә! Ризыкка да дәгъва юк. Алга таба складларны карап чыктык, суыткычларны да ачып карадык хәтта. Кайберләрендә куллану вакыты чыгып килә торган азык-төлек бар иде, бу хакта ашханә хезмәткәрләренә әйттек. Без аш бүлмәсендә йөргән арада укучылар да килеп җитте. Без алардан ашханәдә ничек ашатулары турында сораштык.

- Барысы да бик тәмле. Биредә яраткан ризыкларым да бар - токмач белән сосиска һәм манный боткасы күбрәк ошый, - диде 4 сыйныф укучысы Артем Барышников.

Азык калдыкларына караганда, ә алар бик аз, укучылар биредә чыннан да яратып ашый. Әмма моңа ирешү өчен күп көч куярга туры килә: ашханә хезмәткәрләренә кытлык зур.

- Бүген иң зур проблема пешекче ярдәмчесе булмаудан гыйбарәт. Әлеге бурычны хуҗалык бүлеген җитәкләүчегә йөкләргә туры килде. Ул һәрчак ярдәм итәргә әзер. Мәктәп ашханәсенә мондый ставкага беркем дә эшкә килергә риза түгел, - ди Чернышевка мәктәбе директоры Елена Митряева.

Биредә 123 бала туклана. Эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, берьюлы 18 бала ашый ала. Шуңа күрә укучыларга дәрес вакытында да ашханәгә барырга туры килә. Гомумән алганда, туклану яхшы дәрәҗәдә оештырылган.

- Безнең азык-төлекне саклауга бәйле кайбер кисәтүләр бар, әмма аларны төзәтү өчен артык көч таләп ителми. Шуңа күрә әлеге кимчелекләрне тиз юкка чыгарырлар дип уйлыйм, - диде Контроль-хисап палатасы рәисе Наил Хәйретдинов.

Алга таба Әлдермеш мәктәбенә киттек. Биредә 100дән артык бала укый. Ашханәгә кергән җирдә санитайзер тора, кайнар һәм салкын су бар. Суыткычта мәктәп яны бакчасында үстерелгән яшелчәләр саклана. Сүз уңаеннан, алар “Роспотребнадзор”да тикшерү үтә. Ашханә барлык таләпләргә җавап бирә дигән нәтиҗәгә килдек. Быел биредә суыткычларны ремонтлаганнар, яңаларын сатып алганнар, иганәчеләр электр плитәсе бүләк иткән. Балаларга уңайлы булсын өчен кителми торган савыт-саба да сатып алганнар хәтта.

Балаларга дип әзерләгән төшке ашны да ашап карадык. Ул бик тәмле иде.

- Җирле эшмәкәрләр, фермерлар яшелчә белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, ел буена җитәрлек бәрәңге бирәләр. Бу исә әти-әниләрнең туклануга чыгымнарын ике тапкыр диярлек киметә, - ди Әлдермеш мәктәбе директоры Фәнис Насруллин.

Район җитәкчелеге һәм биектаулылар мәктәптәге төшке аш тәмле булсын өчен хәлдән килгәннең барысын да эшли. Без исә алга таба да сакта торачакбыз.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев