Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәңгәр күлләр комплексына керү тыелырга мөмкин

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты Биектау районына урнашкан, төбәк әһәмиятенә ия булган “Зәңгәр күлләр” дәүләт табигать тыюлыгы кагыйдәләренә ике төрле үзгәреш кертте. Әлеге үзгәрешләр ел әйләнәсендә аерым сәгатьләрдә табигый тыюлыкка керүне чикләүгә кагыла.

Халык бу күлләргә күбрәк су коену өчен килә. Коену урыны махсус әзерләнгән бәкеләргә  күчереләчәк. Зәңгәр күлләр каскадына керү тәртибе түбәндәгечә булырга мөмкин: май аеннан августка кадәр  һәр көнне 22 сәгатьтән 5 сәгатькә (төнге сәгатьләрдә), ә сентябрьдән апрельгә кадәр 18 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр керү тыела. Көндезге сәгатьләрдә комплекс ачык булачак.  Бу турыда хайваннар һәм үсемлекләрен дөньясын саклау Идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте. Бүгенге көндә яңа кагыйдәләр Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министрлыгына килешәүгә җибәрелгән. Киләсе елда яңа тәртип Татарстан Дәүләт Советы каравына куелачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев