Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юлларда һәрчак уяу һәм сизгер булыгыз

Күптән түгел безнең газета тарафдарларының берсе белән бик күңелсез вакыйга булган. Әлеге кыз, үзе кебек үк яшь кызларны, үсмер кызларны һәм, гомумән, хатын-кызларны кисәтеп кую өчен үзе белән булган хәл турындагы мәгълүматны газета укучыларга җиткерү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Бу хәл моннан ике атналап элек булган. Зыян күргән кыз, күңелсез вакыйганы башыннан кичереп, тулысынча үз халәтенә кайткан һәм бу турыда хәзер тыныч кына сөйли ала. Әмма теге көн аны бик нык аптырашта калдырган.

- 1 нче сентябрь көнне мин авылдан район үзәгенә барырга чыктым. Барганда телефоннан сөйләштем. Каршыга бер ир-ат килә иде, мин аңа игътибар да итмәдем. Минем яннан узып барышлый ул минем күкрәктән тотып алды да, берни булмагандай, үз юлын дәвам итте. Бу хәл шундый да көтмәгәндә булды, мин, борылып, аның бары аркасын гына күреп кала алдым. Йөзе битлектән иде. Аннары ул бетон стена артына кереп югалды, - дип сөйләде явыз ниятле кешенең начар гамәленнән зыян күргән кыз бу хәл турында.

Моңа охшаш хәлләр кызның тагын ике танышы белән дә булган, шуңа күрә ул бу турыда безгә дә сөйләргә карар кылган. Төрле көннәрдә, әмма нигездә бер үк вакытта - көндезге сәгать икеләр тирәсендә. Алар теге кешенең бары тик мыскыллы карашын гына хәтерләп калганнар. Битлек аны COVID-19дан гына түгел, аның гамәлләреннән зыян күргәннәрнең күз карашлары белән хәтерләренә сеңдереп калдыруыннан да саклаган. Аерымлык билгеләреннән кыз аның чама белән 40 яшьләрдә булуын һәм буеның 165 сантиметрдан артмавын гына шәйләп калган. Ир нык гәүдәле, чәчләре чал.

Алда әйтелгән кыз һәм аның ике танышы, дәлилләр булмауны сәбәп итеп, полициягә гариза язарга җыенмыйлар. Кыз әти-әнисе белән бергә үзе тикшерүләр уздырган. Видеокүзәтү камераларында теге ир-атның, аларның кайда урнашканлыгын алдан белгән кебек, качып китүе күренә.

Кызның, явыз ниятле кешене тотып, аңа ничектер җәза бирү нияте юк. Ул үзе кебек үк яшь кызларны, үсмер кызларны һәм, гомумән, хатын-кызларны куркыныч янавы турында кисәтә генә.

- Мин әлеге хәлне башымнан уздырдым, әмма миннән яшьрәкләрнең моны ничек кичерәчәкләрен әйтүе кыен. Әле бит хәлнең моннан начаррак булуы да ихтимал - менә шунысы куркыныч. Шуңа күрә мин кызларны, хатын-кызларны һәм аеруча кечерәкләрне әлеге юл кебек кеше сирәк йөри торган урыннарда гына түгел, җәмәгатьчелек урыннарында да сизгер, игътибарлы булырга өндим, - дип дәвам итте сүзен явыз ниятле кешенең гамәлләреннән зыян күргән кыз.

Реклама

Бу кыз шулай ук андый хәлләр турында яшермәскә, туганнарга һәм якын кешеләргә әйтергә кирәк, ди. Чөнки әйтү түгел, мондый гамәлне эшләүче булу оят.

Корып куелган стенаның психологик халәте сәламәт булмаган кешеләр өчен зуррак мөмкинлекләр ачачагы турында узган ел ук уйлана башлаганнар иде инде. 2019 нчы елның августында без Горький тимер юлының Юдино электр белән тәэмин итү дистанциясенең баш инженеры белән очрашкан идек. Әмма очрашуның темасы тимер юллар аша рөхсәт ителмәгән урыннардан чыгу иде. Ул вакыттан бирле әллә ни зур үзгәрешләр күренми. Юлдан авыл кешеләре бик актив хәрәкәт итә. Ә моның өчен җәза да күздә тотылган.

- Тимер юлларда йөрү тәртибен бозган өчен түбәндәге җәза чаралары күздә тотыла: кисәтү, ә аннары штраф салу. Әлеге койма да тимер юлларны ярамаган урыннан чыгарга маташуларны туктату, кеше гомерләрен саклап калу, халыкны җәяүлеләр күпереннән, рөхсәт ителгән урыннан йөртү өчен куелды да инде, - диде Горький тимер юлының Юдино электр белән тәэмин итү дистанциясе баш инженеры Сергей Фещенко.

Алда сөйләгәннәрдән шундый нәтиҗә чыгарыла - бик игътибарлы булырга һәм куркынычсызрак юллардан йөрергә тырышырга кирәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев