Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юлда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк

Биектау авылында профилактик чаралар узды. Дәүләт автоинспекциясе 20-30 июль көннәрендә балигъ булмаган балаларны машинага утыртып йөртүгә бәйле Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмый калу чаралары үткәрә. ”Бала - төп пассажир!” акциясе дә шуңа кагыла. Аның барышында руль артындагыларга машинада баручы балаларга карата игътибарлы булырга кирәклеге турында искә төшерәләр һәм әлеге темага караган өчпочмаклы билгеләр тараталар.

Безнең газетаны даими укып баручы Максим Свистунов 7 яшьлек улын һәрвакыт махсус креслога утыртып йөри. Ул иң мөһиме - куркынычсызлык, дигән фикердә һәм әтиәниләрне балаларның иминлегенә игътибарлырак булырга өнди.

- Без һәрвакытта да балалар креслосы куеп йөрибез. Баланы йөртү кагыйдәләрен бозмыйбыз. Юлда барганда улымны креслога эләктереп куям. Руль артында утыручыларга мөрәҗәгать итеп, кагыйдәне бозмагыз, дип әйтәм. Безнең өчен иң кадерлесе - балалар. Креслоны теләсә кайсы вакытта сатып алырга була бит, - ди машина йөртүче Максим Свистунов.

Җиңел машинада 12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәрге балалар арткы утыргычта аларның авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус урындыкка утыртып кына йөртелергә тиеш.

Иң авыр фаҗигаләр нәкъ менә яшь пассажирлар белән була. Узган ел республикада балалар катнашында 84 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, аларда 4 бала һәлак булды һәм 95 бала тән җәрәхәтләренә дучар ителде. Һәлак булган 4 баланың 1се балаларны йөртү кагыйдәләрен бозып алып барылган.

- Балаларның юлларда имгәнүләренә юл куймас өчен шоферларга тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәсем килә, руль артында утыручылар бу мәсьәләгә җитдирәк мөнәсәбәттә булсыннар иде, - дип ассызыклады юл-патрульлек хезмәте инспекторы, Биектау районы буенча ЮХИДИ лейтенанты Раил Гаязов.

Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен җәяүлеләр дә үтәргә тиеш. Ә шоферларга кагыйдәләрне онытмаска һәм юлны аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән урыннарда аларны уздырып җибәрергә кирәк.

Андриян Тябин да шул ук фикерне хуплый. Ул һәрвакытта да җәяүлеләрне уздырып җибәрә, чөнки юлда бер-береңне хөрмәт итәргә кирәклеген кечкенәдән үк исендә калдырган. Барлык шоферлар да игътибарлы булырга тиеш, дигән фикердә.

- Һәрвакытта да бер-береңә игътибарлы булырга һәм җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгуын көтеп торырга кирәк. Бу мәсьәләгә бик җитди карыйм, юлдан баручыларны уздырып җибәрәм, - дип сөйләде машина йөртүче Андриян Тябин.

Иң мөһиме - халкыбызның “сакланганны саклармын” дигән мәкален истә тоту.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев