Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Юл приставы” аппараты бурычлыны ерактан күрә

Хөкем карарын башкаручылар (пристав) хәзер закон бозучыларны автомобиль юлларында “сагалап” тора.

24 гыйнварда суд приставлары Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә Биектау  районында “Юл приставы” аппарат-программа комплексы ярдәмендә рейд үткәрде. Рейд барышында дистәләгән машина туктатылды, суд приставлары машина йөртүчеләрне бурычлары булу-булмауга тикшерде.

“Юл приставы” аппарат-программа комплексы Биектауда күптән түгел генә урнаштырылды. Аппарат-программа комплексын файдаланып “Юл приставы” рейдлары үзенең нәтиҗәлелеген раслады – комплекс транспорт агымындагы  бурычлыларның автомобильләрен номер буенча гына таба. Салым түләү буенча бурычы булган кеше, шул исәптән, аның машина номеры да   суд приставларының Федераль хезмәте мәгълүмати базасына кертелә. Аппарат юлда бара торган машинаны “таный” һәм шунда ук приставларга хәбәр бирә. Хәбәр 300 метр ераклыкта гына урнашкан ЮХИДИ посты аша килә. Автоинспекторлар машина йөртүчене туктата. Әгәр бурычлы штраф түләүдән баш тартса, аның машинасына арест салына. Мондый  рейдлар оештыручыларның гына түгел, бурычлары булмаган гражданнарның – пассажирларның  да вакытын әрәм итмәскә мөмкинлек бирә.

- Рейд барышында 70  мең сум бурычы булган гражданинны туктаттык. Ул берничә ел дәвамында  салым түләмәгән була. Аның машинасын эвакуациягә әзерләгән вакытта бурычлы, 70 мең сум акчаны Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша түләп, квитанцияне приставларга күрсәтте, - ди вакытлыча суд приставларының Биектау районы бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алисә Дәүләкамова.

Бурычлар төрле булырга мөмкин: салым, кредит, штрафлар... Суд приставлары өчен барлык бурычлылар да бертигез – барысы да закон бозучылар. Бурыч суммасы да әһәмиятле түгел – бурычың 1 сум гына булса да син аны түләргә тиеш. Закон каршында һәркем бертигез дәрәҗәдә җавап бирә. Әмма рейд барышында күп кенә  автомобиль йөртүчеләрнең кәефләре  кырылды.

- Әйе, туктаттылар, - ди Артур Сагадеев. – Аларның эше шул. Минем нибары 200 сум бурычым бар. Аны башка төрле юл белән дә түләтеп  булыр иде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк,  күпчелек гражданнар квитанция алып күрсәтелгән сумманы урында түләргә ашыкты.  Алисә Дәүләкамова сүзләренә караганда, “Юл приставы” аппарат-программа комплексы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә башлаган инде. Автомобиль йөртүче бурычлылар үз бурычларын массакүләм дәрәҗәдә түли башлаган. Мондый рейдлар киләчәктә атнасына ике   тапкыр уздырылачак.

 

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев