Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Йөрәк түрендә урын алган Әлдермеш

Китапларда язылган, җырларда җырланган күренекле Әлдермеш - Биектау районының хәзинәсе ул. Җирлекнең табигате бу якларга бик күп кешене җәлеп итеп, ымсындырып тора. Чөнки ул үзенең данлыклы атамасы белән генә түгел, гаҗәеп матур урынга урнашкан булуы белән дә игътибар үзәгеннән төшми.

Авылның исеме әле Казан ханлыгы авыллары исемлегендә дә телгә алынган булган. Андагы зур үзгәрешләр, актив үсеш чоры Татарстан АССР формалашкан елларда башланып киткән. 1934 нче елда Әлдермеш авылы халкы күмәк хуҗалыкк а берләштерелгән. Колхоздагы иң зур алга китеш 1958 нче елга туры килә. Бу елда аңа яңа территорияләр һәм яңа колхозлар килеп кушылган.

Аграр тармак кына үсештә булмый. Күмәк хуҗалык киңәя барган саен инфраструктура да яхшыра. Ул елларда авылда мәктәп, китапханә, медпункт, балалар бакчасы ачыла. ХХ гасырның 90 нчы елларында һәм 2000 нче елларда киң күләмле үзгәртеп кору эшләре башлана. Балалар бакчасы һәм мәктәп яңартыла. Авылда ике мәчет төзеп куялар.

Бүген Әлдермештә аның үсеше тарихында яңа бит ачылды. Җирлектә үзара салым программасы актив тормышка ашырыла. Әлеге республика программасы нәтиҗәсендә Әлдермеш авыл җирлегендә күпер салдылар һәм паркны койма белән әйләндереп алдылар.

Ә л д е р м е ш а в ы л җирлегенең Өбрә авылында күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевнең музей-йортын ачу зур вакыйгага әверелде. Әлеге тантана 2017 елның май аенда булды һәм үзенең киңлеге, күп кешене җәлеп итүе һәм матурлыгы белән аерылып торды.

Әлдермешнең Татарстан җирендә танылган, бик күпләрне сокландырган авыл булуын билгеләп үтми һич мөмкин түгел. Б у я к л а р - С а л и х С ә й д ә ш е в н е ң т у га н төбәге. Әлдермеш шулай ук мәшһүр татар композиторы Әнвәр Бәкеровның да т уган һәм үскән җире. Ул бик күп театр әсәрләренә музыка язган кеше.

Леонид Леоновның “Дорога на океан” романындагы геройларның берсе - Сәйфулла - төп чыгышы белән Әлдермеш авылыннан.

Г а л и а с к ә р К а м а л исемендәге театрда Туф а н М и ң н ул л и н н ы ң “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы буенча куелган спектакль һәрвакытта да зур уңыш белән барды, ул тамашачы күңелендә тирән эзләр калдырды.

Шулай ук татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи башкарган “Әлдермешкә кайтам әле” җыры да авылның төп символына, гәүдәләнешенә әверелде. Җырның һәр җөмләсе Әлдермешнең гүзәл табигатенә, халкының милли йолаларына һәм авылның ямьлелегенә соклану белән сугарылган. Авыл кешеләре яшьләрнең дә туган якларын ташлап китәселәре килмәвенә сөенәләр. Чөнки мондый карарга килергә аларга заманча инфраструктура, шәһәргә якын урнашканлык, искиткеч гүзәл табигать һәм халкының рәхимле, шәфкатьле булуы нигез булып тора.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев