Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Йомгак ясалды. Планнар билгеләнде

Шәпше мәдәният йортында 2020 елга йомгак ясауга багышланган очрашу булып узды. Биредә Биектау районы Советының 6 нчы утырышы үткәрелде. Гадәттәгечә ел йомгаклары белән район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин таныштырды. Ул 2021 елга планнар турында сөйләде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТРның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Ничәнче тапкыр инде Совет утырышы Биектау районы брендларының күркәм гадәткә әверелгән күргәзмәсеннән башлана. Ринат Гыйбадуллин тарафыннан тәкъдим ителгән әйберләр күз салуга ук игътибарны җәлеп иттеләр. Ул биредә үзләре җитештергән товарларны күрсәтергә алып килгән 20 эшмәкәрнең берсе.

Ә бу вакытта мәдәният йорты бинасында кунакларны күргәзмәнең икенче өлеше көтә иде. Визит карточкасы - кече эшмәкәрлек. Безнең районда кече предприятиеләрдә эшләүчеләрнең саны 3 меңнән артып китә. 2020 елда алар район бюджетына 23 миллиард сум акча китерделәр. Бу көнне Шәпшегә аларның иң яхшылары җыелды.

Утырышның мәртәбәле кунагы - ТРның сәнәгать һәм сәүдә министры Биектау бизнесына зәвык ягыннан да, гастрономия мәсьәләсендә дә югары бәя бирде. Хан үләненнән (Иванчай) әзерләнгән эчемлеккә тиңнәр юк. Белгечләр аны организмга хәл кертә торган иң яхшы чәй диләр.

Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин брендлар һәм эшмәкәрләр турында гына түгел, районның эш нәтиҗәләре турында да сөйләде. Икътисад күрсәткечләренең нигездә барлык юнәлешләр буенча да тотрыклылык чагылышы булуына аерым тукталды.

Район керемнәрне саклап кына калмады, аларны арттырды да. Безгә 10 миллиард сум инвестицияләнде. Нигездә бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кагыла.

Реклама

- Б е з н е ң ә й д ә п баручыларның зур күпчелеге отчет елын шактый яхшы к ү р с ә т к е ч л ә р б е л ә н тәмамладылар. Мәгълүм күләмдә торгынлык сизелгән секторлар җитди стимул һәм алга таба үсешкә этәргеч алдылар, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Рөстәм Галиуллович шулай ук эшсезләр санының кими баруын да билгеләп үтте. Татарстан күләмендә бездә иң югары күрсәткечләр. Икътисади мәгълүматлар белән таныштырганнан соң район Башлыгы киләчәк планнарына да тукталды.

- Б и е к т а у р а й о н ы территориясендә теплицалар комплексы проектын тормышка ашыру планлаштырыла, анда яшелчәләр, тәмләткеч үләннәр, җиләкҗимеш үстереләчәк. Теплица комплексын төзү район һәм республика икътисадында уңай чагылыш табачак, - дип дәвам итте район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Утырышта мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, гомумән алганда район сулышы, тормыш-көнкүреше турында сүз барды. Очрашу бүләкләүләр белән тәмамланды. Район үсешенә зур өлеш кертүчеләргә аерымлык билгеләре тапшырылды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X