Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Йолалар сагындырган икән

Соңгы елларда Биектау районында яшьләрдә дини, тарихи, милли кыйммәтләребезгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү зур үсеш алды. Раштуа бәйрәменнән соң уздырыла торган колядание көннәре дә Биектау авылы халкы күңеленә хуш килде. Бу көннәрдә гадәттәгедән үзгәрәк киенгән кешеләр урамнарга чыгып, йола буенча җырлар җырладылар, такмаклар әйттеләр, күмәк биюләр башкардылар.

Раштуадан соң 12 көн дәвамында үткәрелә торган дини күңел ачу бәйрәмнәрен христиан динендәге халыклар төрлечә атый. Русларда ул - “колядание” булса, керәшен татарларында “нардуган” дип атала. Бәйрәм үзенең асылы белән аграр йолаларга бәйле, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. Колядание - Нардуган көннәрендә яшьләрнең кич утырулары. Бәйрәмдә катнашучылар үзләрен танытмас өчен көндәлек тормышка хас булмаган төрле киемнәр киеп, өйдән-өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйтеп, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет телиләр. Нардуган кичәләрендә фал ачу уеннары зур урын алып тора. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга яраткан.

Борынгыдан калган риваятьләргә караганда, бу көннәрдә кичке эңгермеңгер җитү белән җен-пәриләр кешеләр дөньясына үтеп керә башлый, имеш. Моңа каршы тору өчен кешеләр җәнлекләр булып киенә, төрле мистик рухлар рәвешен ала. Шундый киемнәрдә алар өйләргә кереп, хуҗаларга матур теләкләр телиләр. Йорт хуҗалары гадәти булмаган кунакларга мул итеп ризыклар куелган өстәл әзерли, аларны киң күңел белән кабул итә.

Кәҗә - бәйрәмнең төп герое булып тора. Ул да бу көннәрдә өйдәнөйгә кереп, сыйланып йөри.

Реклама

“Быелгы бәйрәмдә рус һәм чуаш халыклары гореф-гадәтләренә киң урын бирдек. Шул сәбәпле коляда үзгәрәк төсмер алды, ул яңа күренешләр белән баетылды”, - ди Биектау авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Зеленяк .

Кеше һәрвакыт күмәк бәйрәм итүне, аралашуны, рухи бушануны кирәксенгән. Рус халкының традицион йолалары, бәйрәмнәре районда яши торган башка халыклар - чуаш, мари, удмуртлар белән дә уртаклыкны күрсәтә. Бу исә элекэлектән бер-берсе белән аралашып, бертөсле табигый шартларда тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе туплап көн итү нәтиҗәсе булып тора. Куликовлар гаиләсе кунакларны чуаш милли җырлары һәм биюләре белән каршы алды. Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган җирдә генә гореф-гадәтләрнең, йолаларның борынгы үрнәкләре яши. Калинино, Пановка һәм Соловцово авылларында да халык коляда бәйрәменә чыкты.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев