Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Йолалар кешеләрне берләштерә, дуслаштыра

Риваятьләргә караганда, Раштуа узганнан соң, караңгы төшкәч, эңгер-меңгер вакытта җен-пәриләр хакимлек итә башлый диләр. Алар кешегә зыян китермәсен өчен үзенчәлекле йолалар үткәрелә. Кешеләр җәнлек-хайваннар булып киенәләр, табигатьтән өстен башка серле көчләр образларын гәүдәләндерәләр һәм шуның белән үзләрен тискәре көчләрнең начар йогынтысыннан саклыйлар.

Раштуа узганнан соң Сосновкада әкият образлары булып киенгән кешеләр, йортларга шакып, җырлар җырлап йөрделәр. Кемнәр соң алар һәм ни өчен мондый гамәлләр кылалар? Бу - күп еллардан килгән гадәт буенча Раштуадан соң Чумылдыру бәйрәменә (Хач ману) кадәр уздырыла торган колядование йоласы.

Йола кагыйдәләре буенча төрле образларга кергән кешеләр йортка исәнлек-саулык, иминлек, уңышны җәлеп итү өчен җырлар җырлыйлар. Әлеге гореф-гадәтне кечкенә чагыннан ук исендә калдырган бер хуҗабикәнең бу күренешкә бик тә күңеле булды.

- Элек православие бәйрәмнәрендә халык бергә җыела иде. Әйлән-бәйлән уйныйлар, җырлыйлар, бергәләп күңел ачалар. Мин ул чакта кечкенә идем әле, барысын да хәтерләмим, - диде Анна Алексеева.

Колядование йоласын уздыру өчен нәкъ менә Сосновка авылын сайлау бер дә очраклы түгел. Хәзерге вакытта коллектив борынгы авылның горефгадәтләрен өйрәнә һәм үз үрнәгендә йолаларны ничек уздырырга кирәклеген күрсәтә. Биектау авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәр авылда да үзләренең йола уздыручылары булсын өчен яшьләрне җәлеп итәргә омтыла.

- Яшьләрнең дә уйныйсылары килсен иде. Чөнки бу чынлап та уен, тамаша. Колядование йоласына кушылырга теләүчеләргә без барысын да күрсәтеп, аңлатып бирербез. Халкыбызның мондый күркәм йолалары саклансын иде. Бу бит бөтен кешене, шул исәптән авыл халкын да кызыксындыра, - диде Биектау авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Зеленяк.

Гореф-гадәтләр Биектау районының төрле төбәкләрендә яңартыла. Христославлар, мәсәлән, Калинино авылы буйлап уздылар. Алар безнең районда Христославлар хәрәкәтенә нигез салучылар булып торалар. Шулай ук “Сказ” этникмәдәни клубына йөрүчеләр Сосновка авылы буйлап үттеләр, колядование йоласы Чернышевкада да узды. Һәркайда яңа йөзләр, яңа кешеләр күренде. Чөнки бүгенге көндә мондый бәйрәмнәр - ял итү, күңел ачу гына түгел, ә бәлки, тарихи үткәннәргә мөрәҗәгать итеп, һәркем үзенең тамырларын исендә тотсын өчен, кешеләрне берләштерү, дуслаштыру алымы да.

Галия ИЛДАРОВА, Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев