Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйге резина авариянең төп сәбәпчесе булырга мөмкин

Ноябрь аенда юлларда бөкеләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре ешаеп китә. Барысы да һава торышының кискен үзгәрүчән булуына бәйле. Бүген - җылы һава торышы, ә иртәгә температура нульдән берничә градуска түбәнәеп китәргә мөмкин.

Соңгы көннәрдә автосервислардан кеше өзелми. Көненә кырык бишәр кеше килә. Автомастерскойларда шиннарны монтажлаучылар шуның кадәр җитез эшлиләр, аларның арлы-бирле йөрүләренә хәтта күз иярми. Мастерскойларның графигы минутлап язып куелган.

“Тешле” көпчәкләрдә йөрү өчен иң җайлысы - катлам-катлам булып яткан, тыгызланган кар. Шунлыктан машиналы һәр кеше дә резина алыштыру турында алданрак уйлана башлый.

Ә шулай да кайберәүләр кышкы көпчәкләрне гел алыштырмасаң да ярый, дигән фикердә. Әмма бу ышанычлы вариант түгел. Чөнки һәр нәрсәнең дә үзенең яраклылык срогы була.

Иске шиннарда тора-бара ярыклар хасил була, ә инде кайбер “тешләр”нең булмавы тормоз юлын арттыра. Әнә шулай “тешләре” коелганнан соң резина тиешле вазифаларын үти алмый башлый. Ә бу исә юл-транспорт фаҗигаләрен тагын да катлауландыра.

Реклама

Резинаны кышкыга алыштырмаган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре сезгә штраф салмас, әлбәттә. Әмма көпчәкләр тәртиптә булмаса, салырга мөмкиннәр.

- Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт чараларында шиннарны куллану кагыйдәләрен бозуга бәйле административ хокук тәртибе бозуларны ачыклаячаклар. Һава шартлары үзгәреп китү сәбәпле, мин машина йөртүчеләргә көпчәкләрне кышкыларына алыштырырга киңәш итәм, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Әсәдуллин.

Штраф суммасы - 500 сум. Ә резинаны алыштыруның уртача бәясе - бер көпчәккә 250 сум. Әлеге акчаны штрафка түләгәнче, резинаны алыштыруга тотуың күпкә җиңелрәк тә, отышлырак та булыр

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X