Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Язлар безгә Җиңү алып килде...

 9 май – Җиңү көне алдыннан – Бөреле авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә мемориал такта  ачу тантанасы булды. Бөреле авылы халкы быел, шулай ук, сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган якташлары хөрмәтенә салынган һәйкәлне дә төзекләндерде. Тантана әлеге һәйкәл каршында  митинг форматында барды. Митингта Бөреле авыл җирлегендә яшәүчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, район җитәкчелеге катнашты. Тантана башланыр алдыннан мәктәп укучылары, “Үлемсез полк” бөтенроссия хәрби-патриотик акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, туганнарының портретларын тотып,  авыл урамнарына чыктылар. Бөреле авылы гына да Бөек Ватан сугышына илне сакларга үзенең 327 улын озата. Шуларның яртысына яңадан туган туфракка әйләнеп кайтырга насыйп булмый.

Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаутдинов белән бергәләп, Бөреле авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр каһарманның исеме мәңгеләштерелгән мемориаль комплексны ачтылар. Комплекс үзара салым акчасына төзелде.

“Без, Бөреле авылында яшәүчеләр, туган җиребездә шушындый хәтер комплексы төзелүгә бик шатбыз. Исемнәре мәрмәргә уелган һәр авылдашыбыз белән чиксез горурланабыз.  Мондый комплекслар киләчәк буыннар өчен бик тә мөһим”, - дип билгеләп үтте Бөреле авылында яшәүче Гүзәл Равилова.

Митингта катнашучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов котлады.

“Без бүген үз гомерләрен кызганмый Җиңү яулаган, илебезне фашист илбасарларыннан саклап калган, тылда көнне төнгә ялгап Җиңү өчен хезмәт куйган каһарманнарыбызны кабат искә төшерәбез. Аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Авыл уртасындагы мемориаль комплекс шушы җирдә яшәүчеләрнең шәһит киткән авылдашларына карата җылы хәтере булып балкысын”, - диде Равил Хисаметдинов һәм мемориал комплекска район җитәкчелеге исеменнән чәчәк бәйләмнәре салды.

Митингта катнашучылар барысы да авылдашлары истәлегенә веноклар, чәчәкләр белән килгән иде. Чара соңында һәркем солдат боткасынннан авыз итте.

“Без һәр елны Бөек Җиңү көнен шулай күмәкләп, зурлап билгеләп үтәбез, - ди Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаутдинов. – Солдат боткасы пешерү дә матур гадәт буларак авылдашлар күңеленә бик хуш килде”.

Кызганычка каршы, Бөреле авыл җирлегендә бүгенге көндә бер генә сугыш ветераны да калмады.  Авылда 16 тыл ветераны, ирләре сугышта катнашкан 3 тол әби яши. Авыл җирлеге башлыгы аларның һәркайсын ел саен бәйрәм белән котлый.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев