Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яши белсә, йөрәк яшәрә...

Биектау район үзәгендә яшәүче Насыйх Әхмәтҗанов шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Газизов котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район бүләкләрен тапшырдылар.

22 нче июнь Насыйх Әхмәтҗанов өчен бик тә үзенчәлекле көн. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь булган. 1941 нче елның 22 нче июнендә Насыйх, туган көнен билгеләп үтү өчен, үзенең дусларын һәм якыннарын кунакка чакырган. Әмма өлкәннәр арасында сөйләшүләр бер дә малайның туган көне турында түгел, ә ниндидер куркыныч афәт турында барган. Ул көнне Советлар Союзына гитлер Германиясенең һөҗүм итүе билгеле булган. Насыйхның бу хәлгә бик нык кәефе кырыла, чөнки ул бу көнне түземсезләнеп көткән була.

Левитанның көчле тавышы кешеләрнең күңелләренә шом сала. Бу хәбәрдән соң Татарстанның Спасск районы Иске Рәҗәп авылында тормыш бөтенләй башка юнәлеш ала. Кулларына корал тота алырдай барлык ир-егетләр фронтка китә. Авылда хатын-кызлар һәм бала-чага гына кала. Сугыш башланып, 2 ел узганнан соң 12 яшьлек Насыйх трактор штурвалы артына утыра. Басуда эшли торган техниканы ул менә шулай кечкенә чагында ук үзенә буйсындыра. Юбилярның үзе әйтүенчә, бу бик иске, корыч көпчәкле трактор була. Аның рулен борыр га да бик зур физик көч таләп ителә.

- Иосиф Виссарионович Сталин ул чакта: “Без гаделлек яклы. Җиңү безнең якта булачак!” - диде. Көченнән килгән һәркем Туган ил сагына басты, гомерен дә кызганмыйча көрәште һәм без күмәк көч белән Җиңүгә ирештек. Ниләр генә булмады инде фронтта. Утын да, суын да узарга туры килде. Ничәмә-ничә солдат пулемет амбразурасын үз гәүдәсе белән каплады. Без, тылдагылар, көнне төнгә ялгап колхозда тир түктек. Бодай, арыш үстердек, фронтовикларны икмәк, башка азык-төлек белән тәэмин иттек. Менә шулай биш ел яшәдек, - дип узганнар турындагы хатирәләре белән уртаклашты Насыйх Әхмәтҗанов.

Юбилярга 90 яшь. Бер табын артына туган-тумача, күңеленә якын кешеләр җыелган. Тик бу юлы юбилей аларның һәркайсы өчен шатлыклы көн. Иртә таңнан илебезнең төрле почмакларыннан шалтыратулар килеп ирешә. Аны дуслары һәм элекке хезмәттәшләре котлый. Йөрәгенә иң якын кешеләре - уллары, кызлары, яраткан тормыш иптәше, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә.

Насыйх Сәгыйрович балаларына карата таләпчән булса да, аларга мәхәббәтен кызганмаган. Гаиләдә бернинди аңлашылмаучылыклар, талашызгышлар беркайчан да булмаган. Әтиләре балаларын берберсенә хөрмәттә, тату итеп үстергән. Ислам дине кануннары нәкъ менә шулай өйрәтә дә. Насыйх Әхмәтҗанов һәр җомганы мәчеттә уздыра, башка көннәрдә дә намазын калдырмый. Күпмедер вакыт мәчеттә имам булып та эшләп алган. Бүгенге көндә ул, гарәп телендә борынгы китаплар укып, мөселман дөньясы тарихын өйрәнә.

Балалары бертавыштан әниләренә соклануларын белдерәләр. Фәния Галимҗанова гомер буена чибәр булган. Насыйх Сәгыйрович та хатынын яратуын бер дә яшереп тормый.

- Беренче күрүдә үк аның чибәрлегенә һәм сөйкемлелегенә исем-акылым киткән иде. Шул чакта үз алдыма барыбер аны үземә каратам һәм үземнеке итәм дигән максат куйдым. Ул әле дә чибәрлеген югалтмады, - дип соклануын яшерми Насыйх Сәгыйрович.

Фәния апа белән Насыйх абый 64 елдан бирле тормыш сукмакларыннан кулга кул тотынышып атлыйлар. 5 бала үстергәннәр, 10 оныкларын үстерешкәннәр, 11 оныкчыкларына сөенеп туя алмыйлар. Алар барысы да бер поселокта яшиләр, шунлыктан әтиәниләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тоталар, алар янында еш булалар.

Рузәл Әхмәтҗанов - Насыйх Сәгыйровичның улларының берсе. Ул авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Биектау районында аның үз крестьян-фермер хуҗалыгы бар, басуларда иген үстерә. Рузәлдә җиргә мәхәббәтне әтисе тәрбияләгән. -

Әтинең эше гомер буена техника белән бәйле булды. Безнең өйдә гел тимертомыр тулып ята иде, энем белән без дә шулар янында кайнашырга яраттык. Ничектер минем үземнең күптәнге рәсемнәремә күзем төште. Мин һәрвакытта да трактор, комбайн сурәтләрен ясаганмын икән. Болар барысы да әти тәрбиясе. Ул мине үзе белән эшенә алып бара иде. Кечкенә чагымда трактор кабинасына менәм дә, әти эшләгән арада матрац җәеп йоклап ала идем, - дип, балачак хатирәләрен исенә төшерде Рузәл Әхмәтҗанов.

Гомере буена җирдә, соңрак мәчеттә эшләп, Насыйх Сәгыйрович бистә халкының һәм җирле власть вәкилләренең хөрмәтен казанган. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин юбилей көнендә юбилярның җилкәсенә кагылып, аны җылы хисләр белән кочаклап та алды. Насыйх Сәгыйрович һәм аның туганнары Иске рәҗәплеләр алар барысы да озын гомерлеләр дип шаярталар. Димәк, әле 95 яшьтә дә очрашулар көтә икән. Без дә шулай булсын, дигән теләктә калабыз.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев