Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшелчә кытлыгы мәктәп ашханәләре эшендә чагылмаячак

Татарстанда яшелчә бәяләренең артуы көнүзәк темаларның берсенә әверелде дисәк тә зур хата булмас. Бәрәңге, кишер, суган - әлеге яшелчәләрне хәзер “алтын тупланма” дип кенә йөртәләр. Бәяләрнең югарыга сикерүен республикада яшелчәләр белән тәэмин итү күләменең кимрәк булуы белән аңлаталар.

С а т ы п а л у ч ы л а р продукциянең кыйммәт булуыннан зарлансалар да, барыбер алалар. Бәясе арткан саен яшелчәләр кими бара. Әмма яшелчә кытлыгы мәктәп ашханәләрен дә читләтеп узмады бит. Шулай да кайбер авыл мәктәпләрен бу вазгыять куркытмый. Шуман мәктәбе директоры, мәсәлән, быел үзләрен яшелчәләр белән тулысынча тәэмин итүләре турында әйтте.

Ш у м а н м ә к т ә б е н д ә ашханәдә эш катлауланыр, дип борчылмыйлар. Биредә нибары 27 укучы белем ала. Районның зур үзәк мәктәпләрендә аш пешерүчеләр 40ар литрлы берничә кәстрүл ризык әзерләсәләр, авыл мәктәбендә барлык укучыларга әллә ни зур булмаган бер кәстрүл дә җитә. Аның каравы ризыкның һәркайсы өйдәгечә тәмле итеп, күңел җылысын кушып әзерләнә.

- Б е з н е ң а ш х а н ә д ә әзерләнгән ризыкларны мин бик яратып ашыйм. Алар барысы да тәмле һәм туклыклы, - диде Шуман төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рәзил Хәсәншин.

Төшке аш пешерү өчен кирәкле барлык яшелчәләрне өлкән сыйныф укучылары мәктәп яны участогында үзләре үстерәләр. Үзең үстергәне, әлбәттә, тәмлерәк була. Башлангыч сыйныф укучылары Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты җибәргән ризыклар белән тукланалар.

- Хәзерге вакытта мәктәптә балаларны көненә ике тапкыр ашатабыз. Башлангычлар да, өлкәннәр дә ике тапкыр тукланалар, - дип билгеләп үтте Шуман төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Светлана Хәбибуллина.

Ашханәдә көн саен сөтле боткалар һәм туйганчы ашарлык сыйфатлы төшке аш әзерлиләр. Шуман мәктәбендә белем алучы 27 укучы өчен мәктәп яны участогын кечкенә дип әйтеп булмый - ул 14 сутый тәшкил итә. Аның 6 сутыенда бәрәңге үстерәләр, калган мәйданны суган, сарымсак, кишер һәм чөгендер биләп тора.

Шәһәрлеләр шүрлекләрдә булган барлык бәрәңгене к ы р ы п - с е б е р е п а л ы п бетерергә маташканда Шуман мәктәбендә үзләреннән арткан яшелчәләрне сатарга омтылалар. Быел “Красная заря” җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе белән алдан ук килешеп куйганнар - аграрийлар мәктәпне сөт белән тәэмин итәләр. Ә аның урынына укучылар үстергән яшелчәләрне алалар.

Реклама

- Балалар участокта рәхәтләнеп эшлиләр. Безнең башлангычны әти-әниләр дә хуплады. Үзебез үстергән яшелчәләрне төшке аш әзерләгәндә файдаланабыз, - дип дәвам итте Шуман төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Светлана Хәбибуллина.

Укучылар үзләрен азыктөлек белән бер елга җитәрлек итеп тәэмин иткәннәр. Яшелчә кытлыгы аларга кагылмаячак. Үзәк мәктәпләрдә мәсьәлә ничек хәл ителер - аларга төшке ашларны бөтенләй диярлек әзерләп бетерелгән килеш Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты җибәрә. Алар бу мәсьәләне ничек контрольдә тотарга уйлыйлар икән?

Казан шәһәренең азыктөлек һәм социаль туклану Департаментында безне бүгенге көндә яшелчәләргә, шул исәптән бәрәңгегә кытлык юк, әлеге вазгыять укучыларның туклануында берничек тә чагылмый, дип ышандырдылар.

Мондый продуктларга сатып алу бәяләренең үсүе сизелә. Тендерлар бәяләр сәясәтенең хәзерге вакытта нинди булуыннан чыгып урнаштырыла. Барлык продукция сәламәтлек саклау учреждениесе - ФБУЗ тарафыннан эшләнгән һәм расланган меню нигезендә сатып алына, шуның нигезендә күпме продукт кулланылачагы фаразлана. Туклану Департаменты складлары комплексында ике атналык чимал запасы бар һәм бу менюны бернинди үзгәрешсез үтәргә мөмкинлек бирә.

Казан шәһәренең азыктөлек һәм социаль туклану Департаменты Казанның һәм Татарстандагы 8 районның 300дән артык мәктәбен иртәнге һәм көндезге ашлар белән тәэмин итә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында яшелчә кытлыгы булыр, дип уйламыйлар. Шул ук вакытта 2021 елда уңышның 7 процентка кимрәк булуын да яшермиләр. Декабрь аена бәяләр һәрвакыт арта торган иде, әмма быелгы күтәрелү ныграк сизелер - бәрәңге, бәясе артканнан-артып, күз алдында “алтын”га әверелә бара. Ә бәяләрне йөгәнләр өчен яшелчә җитештерүчеләрнең хәзер ресурслары юк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев