Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшәү шартлары һәм тормыш яхшыра бара

Алан-Бәксәр авыл җирлегенең Гәр авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Районда монысы - ундүртенче. Бәйрәмгә авыл халкы да җыелды, абруйлы кунаклар - Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм районның үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Зиатдинов килде.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

- Мондый программаларны булдырган өчен без республика җитәкчеләренә бик рәхмәтле булырга тиеш. Менә сезнең авылда да яңа фельдшер-акушерлык пункты ачабыз, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Районның үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Зиатдинов, авыл халкына мөрәҗәгать итеп, аларны җирлек өчен шундый әһәмиятле объект ачылу белән котлады.

Акушерлык пунктының символик ачкычын фельдшер Ирина Николаевага тапшырдылар. Ул биредә 27 елдан бирле эшли һәм әлеге вакыйга аның өчен зур бәйрәмгә тиң.

Реклама

- Шушы яңа һәм матур фельдшер-акушерлык пункты ачкычын кабул итеп алам һәм аны төзегәннәре өчен барысына да тагын бер кат рәхмәт әйтәм, иң мөһиме - һәркемгә дә сәламәтлек телим, - диде фельдшер Ирина Николаева.

Тасманы кискәннән соң чакырылган кунаклар эчкә уздылар. Барлык фельдшер-акушерлык пунктлары кебек үк, ул кирәкле мебель, суыткыч, үлчәү, аптечка, башка җиһазлар һәм башлангыч медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык җайланмалар белән тәэмин ителгән.

Авыл кешеләренең ел буена аерым фельдшер-акушерлык пункты булмаган шартларда яшәвен бүген күз алдына да китерүе кыен. Ә моңа кадәр ул мәктәп һәм китапханә белән бергә иске бинада булган. Аның каравы бүген, авыл җирендә фельдшер-акушерлык пунктларын төзү программасы гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә, авыл халкының тормыш дәрәҗәсе алга бара һәм киләчәк үсеш өчен дә мөмкинлекләр барлыкка килә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X