Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь инспекторлар һәрвакыт сафта

Районның барлык мәгариф учреждениеләре дә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чараларда, “Үлемсез полк” бөтенроссия хәрби-патриотик  акциясендә актив катнашты. Биектау районы 2 нче санлы мәктәпнең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче  яшь юл хәрәкәте инспекторлары да әлеге акциягә кушылды. Башлангыч сыйныфларда укучылар мәктәп ишегалдындагы монумент каршында җыелдылар, Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, үзләренең сугышта катнашкан якыннары турында сөйләделәр.

“Безнең бабаларыбыз илебезне фашистлардан азат иткән. Алар безнең бәхет өчен көрәшкән”, - дип, үзләренең туганнарын горурланып искә алдылар алар.

Бөек Җиңү көненә багышланган акцияне 2 нче мәктәп укытучылары, укучылар һәм Биектау районы “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе  җитәкчесе белән бергәләп оештырды.

 “Безнең яшь инспекторлар районда уза торган барлык чараларда актив катнаша. Җиңү көне барыбыз өчен дә кадерле, истәлекле бәйрәм. Аны  олылар гына түгел, балалар да зарыгып көтеп ала. Балалар  чарага зур җаваплылык тоеп әзерләнә. Быелгы акцияне 2 нче мәктәп укучылары белән бергәләп әзерләдек”, - дип билгеләп үтте Биектау районы “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе  җитәкчесе  Алсу Сафиуллина.

Бәйрәм көнендә яшь инспекторлар юл иминлеге турында да истән чыгармадылар. Язгы-җәйге чорда балалар юлларда аеруча сак  булырга тиешлекне искәртеп үттеләр. Бу көнне дә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре язылган белешмәләр таратылды.

 

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев