Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары

Габдрахмановлар гаиләсе - бик яшь гаилә. Булат белән Айсылу 2021 елның башында гына өйләнешә. Уллары Әмирханга 2 ай. Фатирны алар ипотекага сатып ала. Айсылу әлегә декрет ялында. Ипотека түләргә дәүләт тарафыннан яшь гаиләләргә ай саен түләнә торган акча ярдәмгә килә.

“Акча беркайчан да артык булмый, - ди Булат Габдрахманов. - Гаилә корып яши башлаганда бигрәк тә. Дәүләт тарафыннан түләнә торган пособиене көтеп алабыз, аны кием-салым алырга, азык-төлеккә тотабыз”.

Айсылуга әле 25 яшь тулмаган. Алар авыл җирендә яши. Авылда төпләнеп калган яшь гаиләләргә дәүләттән бер тапкыр 50 мең сум күләмендә акча түләнә. Габдрахмановлар гаиләсе ул акчаны ипотека түләргә тоткан. Авылда яшәүче яшь гаиләгә ай саен Путин акчасы да түләнәчәк. Бу яңалыкларны Булат белән Айсылуга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде. Дәүләт ярдәме болар белән генә чикләнми. 2022 елда 2018 елдан соң туган балаларга ай саен түләнә торган пособие күләме дә артачак.

Эльмира Әмировна Биектау районында берничә гаилә белән очрашты. Ул яшь гаиләләрнең тормыш-көнкүреше белән танышты, формаль булмаган җылы атмосферада яшьләрне борчыган мәсьәләләр турында сораштырды.

Реклама

“ Б ү г е н г е к ө н д ә я ш ь гаиләләргә ярдәм итү буенча дәүләт тарафыннан комплекслы чаралар күрелә, - дип билгеләп үтте халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры. - Хатын-кызларга йөклелек вакытында, бала тугач һәм балага 1яшь ярым булганчы акча түләнә. Узган ел 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга да түләүләр кертелде. 2022 елдан 1 балага бирелә торган акча күләме 10 433 сумга кадәр җитәчәк”.

Яшь гаиләләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә башлады. Республикада 400 мең гаилә 12 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме ала. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, соңгы елларда Татарстанда яңа туган балалар, өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр саны арта бара.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X