Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ярминкәләр кыш турында алдан кайгырту мөмкинлеге бирә

Узган якшәмбедә Биектау тимер юл станциясе бистәсенә килүчеләрне “Бәйрәм белән!” дигән күңелле элмә белдерү каршы алды. Биредә ел да оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. 30 дан артык җитештерүче түбән бәяләрдән үзләренең продукциясен тәкъдим итте. Кунаклар өчен сый-хөрмәт, кайнар чәй әзерләп куелган иде, ә Биектау артистлары иҗади чыгышлары белән сөендерделәр. Өлкән кешеләр алган әйберләрен социаль таксида өйләренә кадәр алып кайта алдылар.

“Хатын, ир һәм кыз” гаилә композициясенең авторы Суыксу авыл җирлегеннән Эльмира Фәезова. Һәр яшелчәне ул, күзләр ясап һәм “елмайтып”, аерым бер персонаж кыяфәтенә керткән. Мондый иҗади мөнәсәбәткә сатып алучылар да битараф калмадылар.

- Әнә кишергә карагыз әле. Гел кишер ашап торсагыз, күзлек кияргә туры килмәячәген бөтенебез дә беләбез, - дип елмая Эльмира Фәезова.

Я р м и н к ә д ә а в ы л хуҗалыгы продуктларын сатып кына калмадылар, аларны игътибарны җәлеп итәрлек шартлар тудырып сатуда да ярыштылар. Зөһрә Гарифуллина ярминкәгә озаклап әзерләнгән. Ул АланБәксәр авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хезмәтләрен алып килгән.

- Безнең өчен бу бәйрәм кебек. Һәр авыл җирлегендә дә гөмбә, җиләк җыюга мөкиббән киткән кешеләр була. Алардан тәмле-тәмле ризыклар әзерлиләр. Мондый мавыгу пенсиягә дә сизелерлек өстәмә алып килә. Гөмбәләр, әнә, Гәрдән, ә тозлаган яшелчәләр һәм кабак Бәксәрдән, - дип сөйләде Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина.

Я р м и н к ә д ә а в ы л хуҗалыгы продуктларыннан тыш халык һөнәрчелеге әйберләрен дә алырга мөмкин иде. Роман Федоров пыялада картиналар иҗат итә икән һәм үзенең хезмәт җимешләрен сатарга килгән. Аның картинасын сатып алучылар арасында Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да бар иде. Район җитәкчесе ярминкәдә электән килгән гадәт буенча күргәзмәләрне карап чыкты һәм районның товар җитештерүчеләре белән аралашты.

Узган елдагы кебек, өлкән яшьтәгеләр өчен “Социаль такси” эшләде. Шунлыктан өлкәннәргә тимер юллар аша сумкалар күтәреп йөрергә туры килмәде. Ярминкә эшеннән канәгать сатып алучыларны өйләренә кадәр илтеп куйдылар. Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев