Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын сүндерүчеләр дә ярыша...

Коркачык икмәк кабул итү пунктының ирекле янгын сүндерү отряды республикада иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Татарстанда ирекле отрядлар моннан берничә ел элек оеша башлаган иде. Янгынга каршы хезмәттә зур ярдәм күрсәтүче ирекле янгын сүндерү отрядлары күп кенә эш башкара. Алар янгын чыккан урынга берничә минут эчендә барып җитәрлек итеп урнаша.

Күптән түгел Арчада республиканың ирекле янгын сүндерүчеләре үзара көч сынашты. Ярышта барлыгы 45 команда катнашты.

Илнар Вәлиуллин, Айнур Сафиуллин һәм Руслан Шакиров - Коркачык икмәк кабул итү пункты каршында оешкан ирекле янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре. Аларның икесе - элеваторда КамАЗ машинасында шофер, ә берсе слесарь булып эшли. Янгын куркынычы туганда алар өчесе дә оператив рәвештә ярдәмгә чыгарга һәрвакыт әзер торалар.

Моннан 6 ай элек Коркачык янгын сүндерүчеләре Мельниковлар гаиләсе өчен чын геройга әверелделәр. Ул вакытта Наталья Мельникова яши торган йортта янгын чыга - тавыклар сарае яна башлый. Наталья югалып калмый, тиз генә янгын сүндерүчеләргә шалтырата. Коркачык ирекле янгын сүндерү отряды 10 минут эчендә килеп җитә.

- Ул вакытта тавыклар сарайда иде. Сарайда утны яндырып калдыра торган гадәт бар иде. Ахрысы, шуннан ут чыккан һәм безнең тавыклар төтен исеннән барысы да үлеп беттеләр. Ә дуңгызларны янгын сүндерүчеләр ярдәме белән коткарып кала алдык. Чөнки отряд бик тиз килеп җитте, - дип искә ала Наталья Мельникова.

Коркачык ирекле янгын сүндерү хезмәткәрләре 113 нче янгын сүндерү отряды килеп җиткәнче янгынны “тезгенләп” тора. Чөнки ут мунчаны ялмап алганнан соң торак йортка таба үрмәли башлый. Профессионал янгын сүндерүчеләр белән бергәләп ул вакытта калган объектлар сакланып кала. Бүген инде йорт хуҗалары яңа сарай һәм мунча төзү эше белән йөри. Коркачык икмәк кабул итү пунктының ирекле янгын сүндерү отряды Мүлмә, Сасмак, Ямаширмә, Чыпчык, Коркачык авыллары һәм Коркачык станциясенә хезмәт күрсәтә.

Җылы, коры көннәр башлануга, янгын сагы хезмәткәрләре өчен “кайнар” чор җитә. Коры үләнгә ут кабу, авыл җирләрендә, урман зоналарында, басуларда, бакча участокларында чүп-чар яндыруга һәм шулай ук халыкның табигать кочагына чыгып, ял итәргә ашкынуы, учаклар ягуына бәйле рәвештә, янгын чыгу очраклары күпкә арта.

Коркачык ирекле янгын сүндерүчеләре җитезлекләре белән аерылып тора. Агымдагы елда гына да алар 14 тапкыр янгын сүндерү эшенә җәлеп ителә. Янгын чыккан объектка беренче булып килеп җиткән очраклар да бар.

- Безнең икмәк кабул итү пункты коллективы бик җаваплы хезмәткәрләрдән г е н ә т о р а . Ә я н г ы н сүндерүчеләр аерым исәптә. Алар өчесе дә яшь, физик яктан да көчле егетләр. Һәр өчесе армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Төп эшләрендә дә сынатмыйлар, ә янгын сүндергәндә бер-берсен ым белән дә аңлыйлар, - ди Коркачык икмәк кабул итү пункты генераль директоры Нияз Гарипов.

Ирекле янгын сүндерү отрядына бары тик теләге булганнар гына кабул ителә. Мондый эшкә көчләп кую мөмкин түгел. Руслан Шакиров Коркачык икмәк пунктында 6 ай гына эшли. Күптән түгел беренче тапкыр янгын сүндерүдә катнашты.

- Минем теләгем зурдан, - ди Руслан Шакиров. - Ирекле янгын сүндерүчедән профессионал сүндерүче, коткаручы дәрәҗәсенә күтәреләсем к и л ә. Га д ә т т ә н т ы ш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенә керү минем теләгем. Яшь барган саен максатлар да үзгәрә икән. Элек андый омтылыш юк иде. Биредә эшли башлагач туды ул. Минем дусларым арасында да янгын сүндерүчеләр, коткаручылар бар.

Коркачык ирекле янгын сүндерү отряды узган гасырда ук оешкан була. Әмма системалар алышыну янгын сүндерүчеләр эшендә үзгәртеп кора. 2015 елда биредә ирекле отряд кабат оеша. Ихтыяҗ булганга күрә. Ул вакытта отряд республикада беренче урынны ала һәм аңа автоцистерна бүләк ителә. Арчада узган быелгы ярышта да сынатмый Коркачык хезмәткәрләре. Алар элеккечә иң-иңнәр арасында.

Районның ирекле янгын сүндерү отряды әлеге ярышка июнь аенда ук әзерлек башлады. Республикадан килгән 46 отряд арасында танылу алу бик җиңелләрдән түгел. Отряд көн саен 113 нче янын-коткару частендә күнегүләр узды.

- Ярышка әзерлек безнең часть базасында узды, - ди 113 нче янгын-коткару часте башлыгы урынбасары Раил Шәймәрданов. - Бер ай дәвамында егетләр көн саен килеп махсус полосаларда күнегүләр уздылар. Әмма ярышлар вакытында без игътибарны юнәлтеп башкарган кайбер күнегүләр бөтенләй булмады - анда регламент үзгәртелгән иде. Шуңа күрә урында тиз генә дөрес карар кабул итәргә туры килде. Минемчә, безнең команданың беренче өчлеккә керергә барлык мөмкинлекләре дә бар иде. Шулай да, республика командалары арасында беренче унлыкта булу - начар нәтиҗә түгел.

Беренчелекне хуҗалар - Арча районы отряды алды. Алар күчмә кубок, янгын сүндерү машинасы белән бүләкләнде. Икенче урында - Әлмәт районы, өченче урынга Сарман районы лаек дип табылды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев