Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын сигналлары ут кабу турында хәбәр бирерләр

Биектау районында “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Биектау районының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә рейдлар уздыруларын дәвам иттерәләр. Мондый рейдларның максаты - балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләрдә янгын чыгуга юл куймау.

Чыпчык авыл җирлегенең 823 нче километр урамында урнашкан бер барак. Аның иске, агач бина икәнлеге әллә каян күренеп тора. Әмма, дүрт гаиләдән ике генә гаилә калса да, анда кешеләр яши әле. Бер фатирда кечкенә баласы белән Елена тора. Әнисе йортына ул гаиләгә кагылышлы сәбәпләр белән күчәргә мәҗбүр булган. Җиде елда янгын турында хәбәр итә торган сигналларны кирәк дип санамаган, әмма аларны социаль хезмәтләр куярга кушкан, чөнки өй мичкә ягып җылытыла торган. Өстәвенә әле янәшәдә генә агачлар үсеп утыра һәм шунда ук күптән түгел сүтелгән сарай такталары да өеп куелган. Бу йортка янгын чыгу куркынычы яный.

Әлеге йорт янында тагын берсе бар. Анысы да мичкә ягып җылытыла. Анда ике балалы ханым яши. Балалар булгач, күп итеп ашарга пешерергә, җыештырынырга туры килә. Ә инде кинәт кенә берәр нәрсәгә ут капса, бу турыда өйдәгеләргә кечкенә датчик хәбәр итәр. Аның батарейкалары елына 1-2 тапкыр алыштырыла, аның каравы гаиләгә куркыныч янамаячак. Датчикны тикшереп тә карадылар һәм аның төгәл эшләвенә инандылар.

Рейдлар вакытында янгын турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштырып кына калмыйлар, яшәү шартларын да тикшерәләр. - Мондый рейдлар вакытында әледән-әле төзек булмаган электрүткәргечләрдән файдалануларына, плитә өстендә кер киптерүләренә дә юлыгабыз. Белгечләр шулай ук өлкәннәрнең балаларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүләрен таләп итәләр, аларны үзләрен генә өйдә калдырмауларын да сорыйбыз, - дип аңлатты гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш белгече Ләйсән Галәвиева.

2016 елдан башлап автоном янгын хәбәрчеләре 700дән күбрәк гаиләгә куелган. Болар - күп балалы һәм гаугалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр, сугыш ветераннары, инвалидлар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев