Янгын сайлап тормый - барысын да көл итә
Май бәйрәмнәрендә һава торышының матур булуы һәркем өчен шатлык булды. Халыкның күбесе бу чор эчендә бакчаларда эшләде, ялын бакчачылык ширкәтләрендә үткәрде.
Шул сәбәпле май аеннан башлап нәкъ менә бакча һәм дача йортларында янгыннар саны арта да инде. Димәк, Биектау муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен чын мәгънәсендә кызу көннәр башланды. Бу атнада районның бакчачылык ширкәтләрендә узган рейдлар кайбер очракларда мәсьәләнең бик аяныч икәнлеген дә ачыклады. Һәр елны яз көне Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы көрәш режимы кертелә. Бу вакыт эчендә инспекторлар районның барлык авылларын һәм бакчачылык ширкәтләрен күзәтү астына ала.
- Махсус режим кертелгән көннән алып - 10 апрельдән 17 майга кадәр - районда 13 кеше янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җавапка тартылды. Алар барысы да корыган үлән һәм чүп-чар ягуда тотылды, - ди районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Алексей Разгулов.
Бакчачылык ширкәтләрендә узган рейдларда районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары гражданнарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен кабат искәртеп уздылар.
Инспекторлар ачык ут кулланганда саклык чаралары күрүгә аеруча басым ясады.
Ачык утны куллану түбәндәге таләпләрне үтәгәндә махсус җиһазландырылган урыннарда башкарылырга тиеш:
- ачык ут куллану урыны котлован (чокыр) рәвешендә 0,3 метрдан да ким булмаган тирәнлектә һәм диаметрда 1 метрдан да артмаска тиеш;
- ачык уттан файдалану урыны якындагы объекттан 50 метрдан да ким булмаска тиеш, ылыслы урманнаняки аерым үсә торган ылыслы агачлардан
- 100 метр, яфраклы агачлардан яки аерым үсә торган яфраклы агачлардан 30 метр ераклыкта урнашырга тиеш;
- учак тирәсендәге территория коры-чыдам агачлардан, коры үләннән һәм башка тиз янучан материаллардан 10 метр радиуста чистартылырга тиеш.
Учакта җиңел кабынып китүчән сыеклыкларны (ваклап сату өчен файдаланыла торган сыеклыклардан тыш), шартлау куркынычы тудыра торган матдәләр һәм материаллар, шулай ук янганда агулы матдәләр бүлеп чыгара торган әйберләр һәм башка материаллар яндыру катгый тыела.
Учакта ут сүнеп беткәч тә аны җир һәм ком белән күмеп куярга, яисә өстенә су сибәргә кирәк. Районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре бакчачыларга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмә мәгълүмат таратты.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев