Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын күзәтчелеге бәйрәмнәрдә ял итмәде

2020 елның статистик мәгълүматларына караганда, Биектау муниципаль районында барлыгы 153 янгын очрагы теркәлде. 2019 елда 158 очрак теркәлгән иде. Кызганыч, янгында калып һәлак булучылар саны быел 7 гә җитте. Узган ел бу сан 5 кә кимрәк иде. Янгында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган кешеләр саны да 7 гә җитте. 2019 елда андый очраклар 2 генә иде.

2020 елда янгын чыгуның төп сәбәпләреннән берсе - электр приборларын куллану кагыйдәләрен тупас бозудан гыйбарәт. Кышкы көндә мич ягу кагыйдәләрен бозу да иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе булып тора.

Бәйрәм көннәрендә янгыннар һәм бәхетсезлек очраклары арта. Озак вакытка сузылган яңа ел бәйрәмнәре искәрмә түгел. Статистикага күз салсак, яңа ел көннәрендә, гадәти көннәр белән чагыштырганда, янгыннар саны 20 %ка, шуңа бәйле рәвештә үлемкитем очраклары исә 50 %ка арта икән.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Биектау муниципаль районында 4 янгын чыкты. 2020 елда бу чорда 2 янгын очрагы теркәлгән иде. Быелгы янгында 1 кеше зыян күрде. Яңа ел көннәрендә ут чыгуның төп сәбәпләренең берсе - электр үткәргечләрнең кыска вакытлы ялганышы. Яңа елның 11 көнендә шул сәбәпле 3 янгын чыкты. Электр челтәрләре тәүлек дәвамында эшли торган телевизор, компьютер һәм башка көнкүреш приборларын чыдата алмый. Шуңа күрә электр челтәренә артык күп җиһаз тоташтырмаска киңәш ителә. Җылыту мичләренең һәм төтен юлының төзек булмавы аркасында шул чор эчендә 1 янгын чыкты. 2021 елда теркәлгән 4 янгын очрагы да торак йортларга туры килә. Башка төр объектларда янгын чыгу очраклары күзәтелмәде.

Гыйнварның беренче декадасында теркәлгән янгыннарга тукталып үтсәк, алар да электр үткәргечләрен дөрес монтажламау, ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. 5 гыйнварда көндезге сәгать 3 нче яртыда Чыпчык авылы Дуслык урамында ике фатирлы йортта янгын чыга. Ут йорт янына урнашкан мунчага да күчә. Торак йорт иминиятләштерелгән, ә мунча, гәрчә янгын чыгу очраклары күбрәк мунча миче белән бәйле булса да, иминиятләштерелмәгән була. Ут 80 кв.м мәйданга зыян сала. Янгын вакытында йортның хуҗасы, 1948 нче елда туган Буреев Александр Петровичның аркасы, бите, куллары пешә һәм ул республика клиник хастаханәсенә озатыла. Соңыннан билгеле булганча, янгын электр үткәргечләрен дөрес монтажламау аркасында килеп чыга.

6 гыйнвар көнне Алан-Бәксәр авылында да янгын чыга. Авылның Татарстан урамында бер торак йорт һәм сарай яна. Барлыгы 168 кв.м. мәйданга зыян килә.

Йорт хуҗасы, 1936 нчы елда туган Кәримов Миннегәр әй Габсәләмовичны яна торган йорт эченнән күршесе алып чыга. Пенсионер Биектау районы социаль яклау бүлегендә исәптә тора. 2019 елның август аенда Миннегәрәй Габсәләмович йортына янгын кисәтү җайланмасы куелган була. Җайланма үз эшен бик төгәл башкара һәм кеше гомерен саклап кала. Бу янгынга да электр үткәргечләренең дөрес монтажланмавы сәбәпче була. Шул ук сәбәп аркасында икенче көнне - 7 гыйнварда - Алан- Бәксәр авылында тагын янгын чыга. Бу юлы ут ике фатирлы йортның 100 кв.м мәйданына зыян сала. Бәхеткә, анда яшәүчеләр уттан исән-имин чыга.

Яңа ел көннәрендә, гомумән, яңа ел ялларында районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Алар районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә кешеләр тәүлек әйләнәсе була торган оешмаларга, социаль җаваплылыгы түбән булган гаиләләргә рейдлар үткәрделәр, әңгәмәләр алып бардылар, язма аңлатмалар тараттылар. Бәйрәм көннәрендә барлыгы 15 тикшерү уздырылды.

Районның полиция хезмәткәрләре белән берлектә бенгаль утлары, пиротехник материаллар һәм шәмнәр белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшерү буенча 28 рейд оештырылды. Рейд нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 ноябрендә кабул ителгән 1062 нче карары кагыйдәләрен тупас бозган 42 очрак ачыкланды. 4 гражданин административ җаваплылыкка тартылды. Халык арасында тиешле аңлату эшләре алып бару сәбәпле, Биектау районында пиротехник материаллар кулланганда хәвеф-хәтәргә юлыккан кешеләр булмады.

Биектау районының янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев