Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ял лагеренда балалар катнашында иминлек дәресләре узды

«Игътибар, игътибар, шартлы рәвештә янгын куркынычы яный!» Лагерь өстендә яңгыраган шундый белдерү астында, бернинди вәсвәсәлек тойгылары күрсәтми генә, балалар һәм лагерь хезмәткәрләре 3 минут эчендә шартлы рәвештә билгеләнгән урынга тезелеп бастылар. Балалар да, олылар да аңлый: мондый укулар реаль тормышта килеп туган куркыныч вазгыятьтән имин генә чыгарга нигез булып тора.

Биектау районы «Байтик» балалар лагеренда ял итүчеләр һәм эшләүчеләр өчен янгын куркынычы туган очракта экстремаль рәвештә коткару буенча практик күнегүләр үткәрелде. Аны районның янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре лагерь җитәкчелеге белән бергәләп оештырды. Укулар барышында янгын куркынычсызлыгы буенча булган белемнәрне дөрес куллануга, янгын сүндерү җайланмаларының эш принцибын өйрәнүгә басым ясалды.

Вожатыйлар бер-бер артлы үз җаваплылыгында булган балаларның имин урында тупланулары турында җитәкчегә рапорт бирде. "Минем отрядта 16 кеше линейкага басты, алар барысы да хәлиткеч вазгыять шартларына әзер", - дип, хәрбиләрчә рапорт бирде Парамонов Алексей.

Мондый укулар балалар ял лагерьларында даими үткәрелеп тора. Янгын сигналын ишетү белән ял итүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен эвакуацияләү башлана. Һәр кеше алдан каралган план буенча эшли. Беренче чиратта балаларны коткару, кирәкле документларны бинадан алып чыгу мөһим. Әмма барысы да янгынның масштабыннан тора. «Байтик» лагеренда дистә еллар эшләүче тәҗрибәле педагоглар бар. Динар Хәйруллин лагерьда оештыручы педагог булып 2010 елдан бирле эшли. Ул мондый күгенүләргә аеруча таләпчән, балалардан да, вожатыйлардан да бер үк дәрәҗәдә тәртип таләп итә.

"Без ел дәвамында эшлибез. Вожатыйларны да ел буе укытабыз, алар инструктаж үтә. Дәресләрне генераль директорның куркынычсызлык буенча урынбасары уздыра. Балалар белән эшләүче һәркем теләсә нинди вазгыятькә әзер булырга тиеш. Ә янгын балалар өчен аеруча куркыныч хәл. Ял итү сезоны башлану белән балалар өчен дә куркынычсызлык дәресләре уздырабыз, махсус линейкаларда шартлы рәвештә төрле хәлиткеч очраклар тудырабыз, балаларга андый очраклардан чыгу юлларын өйрәтәбез", - ди лагерьның оештыру-тәрбия буенча җаваплы хезмәткәре Динар Хәйруллин.

Укулар барышында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре балаларны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен сакларга өйрәтү буенча күнегүләр оештырдылар, әлеге тема буенча чыгышлар ясадылар һәм янгын сүндерү, саклану, коткару чаралары белән эш итү тәртибен күрсәттеләр. Балалар үзләре дә янгын сүндерү җайланмалары белән шартлы янгынны сүндереп карадылар. Чара соңында аларның барысына да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында кечкенә белешмәлекләр таратылды.

"Әлеге гыйбрәтле чараны җәй айларында без еш уздырабыз. Хәзерге көндә балалар һәр очракка әзер булырга тиеш. Шуның өчен балалар үзләренә һәм тирә-яктагыларга ярдәм күрсәтергә, авыр хәлләрдән чыгу юлын белергә тиеш. Ләкин без барыбыз да тормышта әлеге күнегүләрнең бөтенесе кирәк булмас дип өметләнәбез. Бүгенге күнегүләрдә «Байтик» лагере җитәкчелегенең, ял итүчеләр һәм анда эшләүчеләрнең экстремаль шартларда ни дәрәҗәдә бердәм булуы ачыкланды. Укулар тиешле дәрәҗәдә узды", - дип билгеләп үтте Биектау районы янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе Алексей Разгулов.

Биектау районы территориясендә балалар өчен быел 10 лагерь эшли. Районның янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре аларның барысында да укулар уздырырга ниятли.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев