Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташларыбыз эшкә дә батырлар, иҗатта да сокландыралар

Узган атнада Теләче районында «Татар моңы» XI яшь башкаручылар фестиваленең сайлап алу этабы узды. Мәртәбәле бәйгедә безнең җыр-моң сөюче якташларыбыз да катнашты. Биектаулыларның уңышлы чыгышларын жюри әгьзалары югары бәяләде. Җырчы кызыбыз Алинә Гыйльметдинова «халык җыры», талантлы егетебез Рәмис Габделхәев «эстрада жыры» номинацияләрендә икенче этапка үттеләр. Бүгенге әңгәмәбез кунагы - танылган җырчы Алинә Гыйльметдинова.

- Алинә, хәерле көннәр! Татар эстрадасында синең үз йөзең бар. Күптән үз тамашачыңны булдырдың. Еш кына концертларда чыгыш ясыйсың. Шулай да синең кебек танылу алган егеткызларның төрле дәрәҗәдәге бәйге-фестивальләрдә катнашуы табигый күренеш. Бу нидән гыйбарәт? Популяр җырчы Алинәгә “Татар моңы” фестивале тагын нинди үсеш бирә ала?

- Хәерле көн, Гүзәлия. Минем “Татар моңы” фестивалендә беренче тапкыр катнашуым. Әле моңа кадәр үз көчемне сынап караганым юк иде. Һәр елны бу дәрәҗәле фестивальне тамаша залыннан гына күзәттем. “Ни өчен алдагы елларда катнашмадым икән?” дип, үз-үземә дә бик еш сорау бирәм. Бәлки батырчылыгым җитмәгәндер. Быел нигәдер әлеге сәхнәгә чыгасым, шулай ук үз шәкертемне дә чыгарасым килде. Бәйгенең шарты буенча, катнашучыларның яше 17 дән алып 35 яшь аралыгында. Яшьлекнең иң матур вакытында мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк дигән фикергә килдем. Дөресрәге, Казан музыка көллиятендә укыган чакларымда беренче адымнарымны ясадым үзе. Укытучыбыз Венера Хәсән кызы Гәрәева җитәкчелегендә ансамбль буларак чыгыш ясаган идек. Ул чакта без 2 урынга лаек булдык. Быел үзем генә чыгыш ясарга булдым.

- “Татар моңы” фестиваленең дәрәҗәсе бик югары. Димәк, аның җыр-моң дөньясында үз сүзе, үз абруе бар. Фестиваль ни өчен популяр һәм елдан-ел талантлы егет-кызларны үзенә җәлеп итә ала, дип уйлыйсың?

- Беләсезме, ул бик яхшы этәргеч дияр идем мин. Беренчедән, “Татар моңы”нда катнашкан һәр конкурсант ул үзе зур хөрмәткә лаек. Чөнки биредә син үзеңнең барлык тавыш мөмкинлекләреңә чын бәяне ала аласың. Икенчедән, сине жюрида утырган күренекле шәхесләр бәяли. Әгәр дә син аларның күңеленә үтеп керә алсаң, киләчәктә сиңа иҗади тәкъдимнәр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, шундыйларның берсе - композитор, җырчы Вил Усманов. Аны берсүзсез иҗади потенциалы көчле композитор дияргә кирәк. Ул шушы бәйгедә катнашкан көчле тавышлы яшь җырчылар белән дә хезмәттәшлек итә. Менә шул рәвешле, бәйге талантлы җырчыларны зур сәхнәгә чыгарырга, радио-телевидение аша танытырга булыша.

- Шәхсән үзең өчен “Татар моңы” фестивале нинди яңа исемнәр, үзенчәлекле тавышлар ачты?

- Дөресен генә әйткәндә, алар бик күп. Татар яшьләре, чыннан да, бик талантлы дияргә нигез бар. Мисал өчен, Зөлфирә Шәйдуллина. Аны сез дә яхшы беләсездер. Зөлфирәнең тавышы бик көчле, халык күңеленә үтеп керерлек. Музыка көллиятен тәмамлаган җырчы кыз Зәринә Хәсәншина хакында да әйтеп үтәсем килә. Саный китсәң, алар бик күп.

- Сәхнә яшькә, тәҗрибәгә карамый, барыбер дулкынландыра, диләр. Син үзең хисчән кешеме? Гади тамашачы белән жюри арасында аерма күрәсеңме?

- Сәхнәгә чыгар алдыннан, жюри әгъзалары да шул ук тамашачы бит дип, үз-үземне тынычландырырга тырышам. Ник дигәндә, әгәр үзеңне вакытында кулга ала алмасаң, аның тискәре нәтиҗәләре булырга мөмкин. Шуңа күрә иң кулае - жюрига игътибар итмичә генә җырыңны тиешенчә башкару .

- Сайлап алу этабы инде артта. Шәкертең белән берлектә беренчел нәтиҗәләр ясалдымы?

Реклама

- Әйе, алда икенче этап көтә. Ул 17 апрель көнне Казанда үтәчәк. Аңа кадәр үземә дә, Рәмискә дә ике яңа җыр өйрәнергә кирәк. Шушы урында җирлектә актив эшләүче вокал укытучысы Гөлнара Илдар кызына зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Көннең кайсы гына сәгатендә, нинди генә сорау белән шалтыратсам да, аның тарафыннан гел аңлау, ярдәм тоеп яшим. Аңа хөрмәтем чиксез. Гөлнара Илдаровна белән берлектә һәр икебезгә дә җырлар сайлап алдык. Үткәнгә әйләнеп кайтсак, безгә “Татар моңы”нда катнашу тәкъдиме бәйгегә бер атна кала гына килеп иреште. Шул вакыт эчендә без тиз генә репертуар барлау эшенә алындык, гариза юллап, барлык әзерлек этабын үттек.

- Белүебезчә, Гөлнара Илдаровна ул басымны кабатланмас, бик аһәңле җырларга ясый. Бу юлы нинди композицияләргә өстенлек бирдегез?

- Беренче турда “Әллүки” җырын башкардык. Анысын А капелла. Сүз уңаеннан, узган елны шул җыр белән “Без бергә” республика бәйгесендә җиңү яулаган идем. “Җаным-җанашым”, “Салкын чишмә”, “Әзифә” дигән җырларга өстенлек бирдек. Алар бик сирәк яңгыраучы, бик матур җырлар. Шулай ук, барчабыз да бик яраткан “Казан сөлгесе” җыры. Алар да инструменталь яңгыраштан башка җырланачак. Генераль репетицияләр әле алда.

- Үзеңнең шәкертең белән дә якыннанрак таныштырып үтсәң иде. Татар мәдәнияте күгендә кабынып килүче йолдыз Рәмис Габделхәев кайсы җирлектән?

- Рәмис Габделхәев районыбызның Өнсә авылыннан. Әтисенең исеме - Роберт. Ул баянда уйный. Алар гаиләләре белән иҗат кешеләре. Төрле бәйрәм чараларында да һәрвакыт бергәләп чыгыш ясыйлар. Әнисе мәҗлесне алып барса, әтисе баянда уйный, Рәмис җырлый. Андый үзенчәлекле гаиләләр бик сирәк дияр идем. Мин алар белән бер ел элек кенә якыннан таныштым. Аңа кадәр Рәмиснең чыгышын, иҗат мөмкинлекләрен күргән бар иде. Бүгенге көндә ул - 11 нче сыйныф укучысы. Чын егет, дияр идем. Бәйге вакытында да жюри әгъзалары аннан: “Син ничәнче курс студенты?” - дип сорадылар. Мәктәп укучысы гына икәнлеген белгәч, аптырашта калдылар хәтта. Аның белән бер ел бергәләп шөгыльләнү нәтиҗәсеннән чыгып шуны әйтә алам, ул әти-әнисе шикелле бик тырыш, максатчан егет. Шуңа күрә ирешелгән уңышлары да бар.

- Яз белән бергә “Татар моңы” фестиваленең икенче этабын көтәбез. Алинә, сиңа һәм Рәмискә зур уңышлар теләп калабыз. Һәр чыгышыгыз истә калырлык, рухи ләззәт бирерлек югары дәрәҗәдә узсын.

- Бик зур рәхмәт.

Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев