Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ябалакмы, бөркетме, карчыгамы?..

Һәркем, кайсы айда тууына карап, нинди дә булса кош холкына ия була. Сез кем, беләсегез киләме?

ЯБАЛАК (гыйнвар) 

Зирәклек символы. Сүзләрегезне үлчәп кенә сөйләшәсез. Башкалар белән такт саклап аралашасыз. Тыштан тыныч күренсәгез дә, хисләр, эмоцияләр өермәсе сездә. 

 

ТУТЫЙ КОШ (февраль) 

Иҗат символы. Беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмисез. Фантазия, күзаллау сәләте көчле. Сезнең шәхес сәнгатьнең кайсы да булса төренә хезмәт итә. Сездән шәп энергетика ургыла. Холкыгыз искиткеч. Таныласыгыз килмәсә дә, бөтен башлар сезнең якка таба борыла! Сезне күрми калу мөмкин түгел! 

 

КУРА ҖИЛӘК ЧЫПЧЫГЫ (март) 

Тырышлык, үҗәтлек символы. Тормыш давылларын үзегезгә генә хас сабырлык һәм табигыйлек белән җиңеп барасыз. Сездә көчле характер, ышандыра белү сәләте бар. Кайчак сулып каласыз, ләкин башкаларга күрсәтмисез, көчегезне чираттагы максатларга туплыйсыз. 

 

КЕНӘРИ КОШ (апрель) 

Шат күңел, көлүләр символы. Шамакайлана да беләсез, җор телегез белән барысын көлдерәсез. Кешеләрнең күңелен күтәрә белү – сезнең талант. Кенәриләр бар да күп сөйләшә, рәхәтләнеп аралаша. 

 

САНДУГАЧ (май) 

Сандугач кебек сайрап, теләсә кемнең соры көннәрен бизи аласыз. Позитив. Сезнең кәеф һәрчак күтәренке. Хәтта әйләнә-тирәдәгеләр көнләшерлек. Башкаларга елмаюлар, шәп кәеф өләшәсез. 

 

КҮГӘРЧЕН (июнь) 

Корльләр кошы. Тумыштан лидер икәнегезне үзегез дә белмисездер әле. Оештыра белү, эшне бүлә белү – иң көчле ягыгыз. Җаваплылыкны үз кулыгызга алып, хаостан тәртип ясыйсыз. Сезнең кулдан килмәстәй эш юк. Үз артыгыздан тулы бер армияне ияртә аласыз! 

 

Реклама

БӨРКЕТ (июль) 

Бу кош көчле, горур, үз-үзенә ышанган. Сез идеаль тыңлаучы, гел таныш булмаган кешеләр дә еш кына сезгә үзләре турында сөйли, ачыла. Ышаныч тудыра беләсез, теләсә нинди серне җиде йозак астында яшереп саклыйсыз. Әйбәт киңәшләр бирергә, дөрес юлга чыгарырга сәләтле кеше сез. 

 

ЗИМОРОДОК (август) 

Август кешеләре – иң әйбәтләре. Яңа танышулар ошый сезгә, шундук башкаларны үзегезгә каратасыз. Юмарт, киң күңелле, кыен чакта башкаларга булышырга һәрвакыт әзер. 

 

КАРЧЫГА (сентябрь) 

 Батырлык символы. Юлдан яздырсалар да, җиңел генә торып, кабат алга барырга талпынасыз. Сезне күрми калу мөмкин түгел. Ләкин үзегезгә игътибар күрсәтүләрен яратмыйсыз. Сездә кыюлык һәм тыйнаклык бергә кушылган. Соклануга лаек кеше сез.   

 

АККОШ (октябрь) 

Кулыгыздан килмәстәй эш юк. Теләсә нинди кыенлыктан чыгу юлын таба беләсез, катлаулы проблемаларны бик тиз хәл итәсез. Бөтен җирдә үзегезне хаклы саныйсыз. Ә менә каршы төшүләре ошамый сезгә. 

 

ӘТӘЧ (ноябрь) 

Шәп, сокланырлык компаньон. Андыйлар турында хыялланасы гына. Теләсә нинди кыен очракларда да сез якыннарыгыз ягында. Аларны яклап һәм саклап, утка-суга керергә әзер кеше. 

 

КОЗГЫН (декабрь) 

Табышмак, серләр кошы. Ә сез үзегез аяктан егарлык авантюралар эзләүче, бәхетле булып йөри алучы шәхес. Кызыксынучан, үз-үзенә ышанган кеше. Шау-шулы компанияләрне яратасыз, кайчак ялгыз гына каласыгыз килгән чаклар да була.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X