Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңартылган китапханә китап сөючеләрне шатландырыр

Чернышевкада заманча, яңа китапханә булачак. Биредә һәр нәрсә чор сулышына аваздаш, хәзерге көн таләпләренә нигезләнеп оештырылган.

2 0 1 9 н ч ы е л д а р а й о н н ы ң үзәкләштерелгән китапханә системасы “Милли мәдәният” проекты буенча грант откан иде. Аның нигезендә 5 миллион сум акча бирелгән. Шуларның 4 миллионына ремонт ясалган һәм җиһазлар сатып алынган. 1 миллион сум китапханә фондын тулыландыруга сарыф ителәчәк. Китаплар тиздән Мәскәүдән кайтарылачак.

Чернышевка авыл китапханәсе шүрлекләрендә әлегә китаплар күп түгел. Китапханәгә ремонт төгәлләнгән. Җиһазлар кайтарылган, балалар өчен пуфиклар, телевизорлар һәм өстәлләр генә аласы калган.

Китапханәнең беренче катында хәрәкәтләнү кыенлык тудыра торган кешеләр өчен бокслар урнаштырылган, шунда ук килүчеләрне дә язып алачаклар. Аннары китап сөюче джокер системасы буенча чишенү бүлмәсенә килә - монысы Чернышевка мәдәният йорты өчен яңалык.

- Элек бездә бу урында кием элгеч юк иде, китапханәгә килүчеләр киемнәрен кая куярга да белми аптырыйлар иде. Урындыкларга өеп куярга мәҗбүр булдылар. Ә менә хәзер дәрәҗәле концерт залларындагы кебек бездә джокер системасы булачак, - дип шатланып сөйләде Чернышевка авыл китапханәсе мөдире Гүзәл Ганиева.

Чишенү бүлмәсен булдыру турында авыл мәдәният йорты директоры белән киңәшкәннәр дә, калган акчага нәкъ менә шуны алырга булганнар. Ул 300 кешегә исәпләнәчәк.

Чернышевкада китаплар саклана торган белем учагы гына түгел, ул мәгълүмат үзәге дә булачак. Бөтен нәрсә заман рухында җиһазланган - берничә ноутбук, түләүсез вай-фай, 8 компьютер урыны, шул исәптән берсе күзләре начар күрүчеләр өчен. Бирегә күпмедер вакыт эшләп алырга теләүчеләр дә килә ала. Сезне техника белән тәэмин итәчәкләр, вай-файга да тоташтырачаклар.

Букроссинг почмагы да игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Биредә китапларны үзең килеп алырга мөмкин. Алар бушлай һәм теркәлми. Китапны аласыз да, диванга барып җайлап утырасыз һәм рәхәтләнеп укырга керешәсез. Биредә шулай ук балалар өчен түгәрәкләр дә оештырылачак. Балалар китапханәсе икенче катта булачак.

Бинада конференц-зал да күздә тотылган. Анда интерактив такта элергә, китаплар фондын тулыландырырга планлаштыралар. Монда осталык дәресләре, иҗади очрашулар уздырырга мөмкин булачак. Бирегә Чернышевка авыл җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, Казаннан да, Биектау районыннан да килә алалар.

Китапханәдәге матурлыкны, андагы яңалыкларны үз күзләрең белән күрүең, әлбәттә, яхшырак. Чөнки андагы һәр әйбер, һәр төс - дизайнерлар тырышлыгы нәтиҗәсе. Хәзер китапханәнең рәсми ачылышын гына көтәргә кала. Ул агымдагы елның 1 нче октябренә планлаштырылган.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев