Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңалыклар шушында дөнья күрә

13 гыйнвар - Матбугат көнендә “Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясенә котлаулар белән беренче булып Биектау районы прокуроры Илнур Ибраһимов килде. Ул газетаның иҗади коллективын һөнәри бәйрәм белән котлады һәм иҗади уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләде. Илнур Габделхәевич безнең һөнәрләрнең күп нәрсәдә бер-берсенә охшаш булуын билгеләп үтте. Без дә эшебездә законнарның һәм кеше хокукларының үтәлүе сагында торабыз. Прокурор шулай ук тыгыз хезмәттәшлектә эшләвебез өчен рәхмәтен белдерде.

Илнур Ибраһимов коллектив белән танышты, эш кабинетларын, студияне, башка бүлмәләрне карап чыкты, яңалыкларның кайда ничек чыгарылуы, мәкаләләр язылуы, телевизион канал һәм радиотапшыруларның әзерләнүе белән кызыксынды.

“Биектау хәбәрләре” редакциясе коллективы зур түгел. Газета, радио, телевизион канал һәм социаль челтәрдә нибары 15 кеше эшли. Аларның һәммәсенә дә Эльвира Мостафина җитәкчелек итә.

Газетада өч кеше хезмәт куя. Анда 43 еллык тәҗрибә туплаган тәрҗемәче Рима Садыйкова, мәктәп бусагасыннан алып бүгенге көнгә кадәр Елена Мартынова эшли. Ул - җитәкче урынбасары, газета өчен җаваплы кеше. Компьютер версткасы операторы Марат Хафизов редакциягә берничә ел элек кенә килсә дә, үз эшен яхшы белеп-аңлап башкара. Марат үзен тәҗрибәле белгеч итеп танытырга да өлгерде инде. Газетага мәкаләләрне “Биектау ТВ” телевизион командасы яза. Алар арасында иң яше, әмма шуңа да карамастан, иң зур стажга ия булучысы - Энҗе Гарәфиева. Ул телевидениегә мәктәптә укыганда ук килгән иде, хәзерге вакытта Энҗе Казан федераль университетында белем ала, гамәли белемнәрен журналистика теориясе белән ныгыта. Галия Илдарова - журналистлар гаиләсеннән. Аның әнисе Разия Абзалова редакциядә 42 ел эшләде, хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Аның яраткан эшен редакциядә хәзер кызы дәвам итә.

Эрнест Абдулаев та журналистлар нәселеннән, мәктәптә укыганда ук кулына каләм алган. Әмма тормыштагы вакыйгалар шулай килеп чыккан, яраткан һөнәре белән ул моннан бер ел элек кенә шөгыльләнә башлады.

Видеооператор Фәнил Мөхәрләмовның телевидение ачылганнан көннән бирле кулыннан камера төшкәне юк. Районда аны белмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Райондагы мөһим вакыйгаларны һәм чараларны тамашачылар нәкъ менә аның «күзлегеннән» күрәләр. Фәнил төшергәннәрнең барысын да Зөфәр Хәйретдинов монтажлый. Ул 20 елдан артык видеомонтаж режиссеры булып эшли, безгә ул республиканың зур телеканалыннан килде. Зөфәр барлык программаларны да белә һәм белемен камилләштерүне дәвам итә.

Телевидениедә “Биектау ФМ” радиосы алып баручылары да эшли. Гүзәлия Вафина - Биектау районының алтын тавышы, ул “Биектау ТВ” телеканалында “Яңалыклар” программасын алып бара. Аның хезмәттәше Ранил Ишмуратов иҗади һөнәрләрнең һәммәсен дә зур һөнәри осталык һәм гаять зур җаваплылык белән җиренә җиткереп башкара. Иҗади хезмәткәрләрдән тыш редакциядә шулай ук бухгалтер Юлия Тимохина, коммерция эшләре буенча директор Алена Макарова һәм офис-менеджер Ләйсән Вәлиева эшли.

Коллективта бер-береңне алыштыру, бер-береңә ярдәм итү - эшчәнлектә иң мөһим юнәлешләрнең берсе, шунлыктан бер үк кеше үз эшен дә башкара, хезмәттәшен дә алыштыра ала - эш шулай корылган.

Бу көнне газета редакциясе күп кунаклар кабул итте, алар Биектау районындагы бердәнбер массакүләм-мәгълүмат чарасын котларга килгәннәр иде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев