Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Владимир Балымов моннан ярты гасыр элек утыртылган агачлар турында кайгырта

Биектауда яшәүче бер ират үзе яшәгән йорт янындагы яшел “утрау”ны юкка чыгарудан саклап калган. Моңа ничек ирешүен пенсионер үзе сөйләде.

Владимир Балымов парк тарихы турында күз яшьләре катыш искә ала. Ярты елга якын берүзе яшел “утрау”ны сатып җибәрүгә каршы көрәшкән ул. Әлеге җирне сатарга җыенулары турында очраклы гына интернеттан белеп алган һәм яңа хуҗалар белән очрашуны көткән. Барысын да аңлатып биреп, әлеге паркны сатарга ярамаганлыгына төшендерергә ниятли Владимир Балымов. Тик пенсионерны ишетергә дә теләмиләр.

- Яңа хуҗа килде. Монда синең эшең булмасын дип яный ук башлады. Бу агачларны мин, хатыным, балаларым утырткан, берничек тә битараф кала алмыйм дип үгетләп тә карадым, - дип сөйли ул.

Тик йорт янында шаулап үскән агачларны сагынып искә алырга гына калган шул.

- Урман... Әнә, аңа кадәр дә барып җиттеләр. Агачларны кисәләр. Бирегә туфрак ташыйлар. Чокыр казыдылар да, кискән агачларны шунда ташлыйлар. Тәмам чүп оясына әйләндерделәр, - ди Владимир Балымов.

Хәзер биредә спиртлы эчемлекләрдән бушап калган шешәләр дә еш очрый башлаган. Ауган агачлар арасында ышыкланалар, күрәсең. Хәмер сатучы кибет тә ерак түгел.

Владимир Захарович утырткан парк биредә яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына да әйләнгән. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар - ял итүчеләрдән чүпчар кала. Андыйларны биредә чип-чиста сулы чишмә булуы да борчымый хәтта. Владимир Балымов аны да чистартып, карап тора.

Реклама

- Бу Биектауда бердәнбер чишмә, шуны да күмеп куймакчылар иде. Әлеге инештән елга башлана, ул исә Казансуга коя, - дип сөйли пенсионер.

Владимир Захаровичның күршеләре нигездә бу урынга яңа күченеп килгән кешеләр. Шуңа күрә яшел “утрау”ның кадерен дә, әһәмиятен дә аңлап бетермиләр. Шөкер, Владимир Балымовка берүзенә табигать почмагын саклап калырга көч-кодрәт җитә.

- Мин дә гомерлек түгел бит. Тугызынчы дистәне вакладым, - ди ул. - Кая гына мөрәҗәгать итмәдем. Прокуратурага рәхмәт.

Владимир Захаровичтан документларны июньдә кабул иткәннәр. Ярты елга якын көтүнең нәтиҗәсе сөендерә.

Б и е к т а уд а я ш ә ү ч е л ә р мөрәҗәгате нигезендә Биектау районы Прокуратурасы җирне арендага тапшыруга бәйле документларны тикшергән һәм закон бозу очракларын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау районы судына гариза тапшырганнар. Суд әлеге таләпне дәлилле дип тапкан һәм аренда килешүен өзгән.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X