Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Виктор Егоровка мемориаль такта куелды

5 нче октябрьдә Биектау станциясенең Зеленая урамындагы Виктор Егоров яшәгән йортка мемориаль такта кую уңаеннан тантаналы чара булып узды. Мондый истәлекле очрашуга аның белән бергә эшләгән кешеләр, хезмәттәшләре, ветераннар һәм дуслары җыелды. Тантаналы ачылыштан соң кунаклар, хезмәттәш, дус һәм яхшы кеше буларак, Виктор Никифоровичны искә алу өчен Биектау музеена килделәр.

Исегезгә төшереп үтәбез: Виктор Егоров 1932 нче елның 19 февралендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Бик күп сугыш чоры балалары кебек, хезмәт эшчәнлеген бик иртә башлап җибәргән. 1944-1945 елларда Ленин исемендәге колхозда эшләгән. 1951 нче елда 10 нчы сыйныфны тәмамлаган. Аннары Казанның дәүләт ветеринария институтына укырга кергән. Аннан “галим-зоотехник” белгечлеге алып чыккан. Хезмәт эшчәнлеген баш зоотехник булып башлаган. Ә 1971 нче елда аны Биектау партия райкомына икенче секретарь итеп сайлаганнар.

Район елның елында авыл х у җ а л ы г ы п р о д у к т л а р ы н җитештерүдә һәм әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм моның өчен күп тапкырлар ТАССР, РСФСР һәм СССРның мактаулы бүләкләренә лаек булган. Бу елларда 600дән артык терлекче орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Виктор Егоров “ТАССРның атказанган зоотехнигы”, “Россия Федерациясенең атказанган зоотехнигы”, “РСФСР авыл хуҗалыгында социалистик ярыш отличнигы” дигән мактаулы исемнәргә лаек булган.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев